Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татарстан энҗесе" сайланды


“Татарстан энҗесе” бәйгесе инвалид хатын-кызларның иң гүзәлләрен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Бәйгедән күренеш

18 декабрь Казанда инвалид хатын-кызлар арасында матурлык бәйгесенең финал өлеше үтте. Бөтен республикадан сайлап алынган 12 хатын-кыз иҗатта да, спортта да югары үрләргә омтыла, югары белемнәре дә әллә ничә, балалар да үстерә. Иң уңган дип Балтач районыннан Нурсинә Галиева аталды.

Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче "Татарстан энҗесе" оешмасы башлап җибәргән бәйге быел икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге оешманы апалы-сеңелле Гөлнара һәм Гөлназ Заһретдиновлар җитәкли һәм мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларны төрле юллар белән халык арасына алып чыгып, аларга булышып, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатын куеп эшли. Бу бәйге дә шуның өчен уйлап табылган һәм үз вазифасын уңышлы үтәп бара. Үткән елгы җиңүчене, мәсәлән, социаль яклау министры Әлмира Зарипова үзенең иҗтимагый киңәшчесе итеп атады.

"Әкият" курчак театрында үткән финал өлешенә Татарстанның район һәм шәһәрләреннән үзләренең иҗат эшләре, уңышлары белән аерылып торган төрле яшьтәге, физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалид-хатын кызлар җыелды.

Аларның һәрберсенең язмышы төрле, кемдер - калада, кемдер - авылда, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар, әмма һәрберсе бик актив. Чигә, тегә, оста итеп бәйли, җан өзгеч җырлый белә, рәсем ясый. Араларында берничә югары белем алганнар да, гаилә корып, акыллы бала үстерүчеләр дә бар. Бәйгедә алар үз сәләтләрен җырлап та, биеп тә, рәсем ясап та күрсәтергә тырышты.

Җиңүче кыз – 22 яшьлек Нурсинә Галиева тумышы белән Балтач районы Смаил авылыннан булса да, хәзер Мәскәүдә берүзе яши һәм профессиональ дәрәҗәдә арбадагылар өчен бал биюләре белән шөгыльләнә икән.

Бәйгедә җиңүче бер генә булырга тиеш булса да, һәр катнашучы үз исемен, бүләген алды.

Кукмара районы, Ташлы Елга авылыннан Гөлназ Сәлләмова - "Татарстанның 2нче энҗесе", Чаллыдан Анастасия Мәрдәнова - "Татарстанның 3нче энҗесе" дип игълан ителде.

Шулай ук Чистайдан Лилия Әгълиуллинага артистлык сыйфатлары өчен җиңүче тасмасы эленде. Актаныштан Лилия Вәлиева "Иң якты эз калдырган шәхес" дип бәяләнде. Казаннан Мария Миңнәхмәтова "Иң сөйкемле" дип табылды, Казаннан Гүзәл Латыйпова стиль саклап, килешле киенү ягыннан иң оста дип бүләкләнде.

Арча районы Күпербаш авылыннан Гүзәл Абдуллина "Иң нечкә күңелле, романтик җан" дип бәяләнде. Буадан Алинә Бурнашева "Иң зифа буйлы", ә Әлфия Седых "Иң максатчан" дип табылды. Чаллыдан Ольга Селивановага "Асыл", Казаннан Екатерина Егоровага "Креатив" дип язылган тасмалар эленде.

Бу бәйге инвалид хатын-кызларга өйләреннән чыгып, дөнья күреп, үзләрен күрсәтергә бер этәргеч бирде. Беркемгә дә сер түгел, йөри ала торган хатын-кызлар да, ир-атлар да күбесенчә өйләрендә утыра. Чөнки җәмгыятьтә алар урыннарын таба алмый.

"Безнең җәмгыятьтә хәтта бераз гына аерылып тора торган кеше үзен чит-ят, ялгыз хис итә, хәтта бераз гына аксаган кешегә дә мөнәсәбәт башка төрле булачак", дип сөйләде Азатлыкка 26 яшьлек Гүзәл Латыйпова.

Мөмкинлекләре чикләнгән Гүзәл: "Үземне сынап карыйсым килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

10 ел элек ул аяксыз кала. Машина казасы да кичерә, яман шештән дә исән кала, барысыннан да терелә, әмма аягы гына төзәлми. Тумышы белән Магнитогорскидан булган Гүзәл хәзер әнисе белән Казанда яши.

Өйдә ул махсус җайланмага таянып йөри, әмма фатирдан чыкмаска тырыша. "Чөнки барыр урын юк минем", ди ул. Тормыш кыенлыкларын бераз онытып торыр өчен иҗат белән шөгыльләнә, интернеттан үрнәк табып рәсемнәр ясый. Аларны ул үзенчә сынау итеп тә күрә – килеп чыгармы, юкмы? Әлегә килеп чыга. "Эш таба алмагач, иҗатта үземә урын табарга телим, миннән соң нәрсәдер калсын иде", ди ул.

Гүзәлнең югары белеме дә бар, ул туризм өлкәсендә менеджер белгечлеген алган. Гүзәл бер тапкыр эшкә урнашып карау омытылышын искә алды: "Белдерү белән бер сөйләшүгә барган идем, килеп кергәч, йөзләрен сыттылар, "сез бик начар йөрисез икән, турларны сата алырсыз микән инде", дип сөйләнә башладылар. Минем үземнең дә андый җиргә барасы килмәде инде".

Гүзәлнең эшкә урнашу теләге бик зур, әмма әлегә аны алырга теләүче дә юк, җанга ятышлы ширкәтне дә таба алмый. "Туризм өлкәсендә үзләре уйлап табып сәяхәтләр оештыра торган иҗади эш булсын иде", ди ул. Ул бу һөнәрне дә сәяхәт итү хыялы белән яшәгәнгә сайлаган. "Минем Һиндстандагы Агра сараен күрәсем килә, мин аны балачакта мультфильмда күргән идем, кызык бит, ул бит чын патша сарае", ди. Бу хакта сөйләгәндә аның йөзләре яктырып китә. Бу бәйгегә дә, эш табып булмасмы дип чыккан. Ул анда үсмер чакта музыка мәктәбендә җырлаганын искә төшереп, балалар ансамбле белән сәхнәгә чыкты, яңа ел бәйрәменә багышланган матур җыр башкарды.

Әлегә аңа эш тәкъдим итүче булмады, әмма ул "Татарстан энҗеләре" арасында стиль саклап иң килешле киенүче итеп танылды.

XS
SM
MD
LG