Accessibility links

Кайнар хәбәр

FIFA һәм Европа футбол берләшмәләре җитәкчеләре 8 елга эштән читләштерелде


FIFA президенты Блаттер (с) һәм UEFA президенты Платини
FIFA президенты Блаттер (с) һәм UEFA президенты Платини

Халыкара Футбол федерациясендә коррупцияне тикшерү нәтиҗәсендә Йозеф Блаттер һәм Мишель Платинины футболдан 8 елга читләштерү карары кабул ителде.

Халыкара футбол федерациясенең (FIFA) әхлак комитеты оешма башлыгы Йозеф Блаттер һәм Европа футбол берләшмәсе (UEFA) президенты Мишель Платинины футболдан 8 елга читләштерү карарын кабул итте.

Блаттер һәм Платини Футбол федерациясендә коррупцияне тикшерү вакытына октябрь аенда 90 көнгә эштән читләштерелгән иде. 2011 елда Платини хисабына ФИФАдан 2 миллион швейцар франкы күчерелгәне тикшерелде.

Җәй айларында FIFAның аудит комиссиясе Русия һәм Катарның ришвәт түләгәнлеге ачыкланса, 2018 елда Русиядә, 2022 елда Катарда узарга тиешле дөнья футбол беренчелекләре үткәрелмәячәк, дип белдергән иде. Блаттер һәм Платини икесе дә коррупциядә гаепләүне кире кага.

2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенең бер өлешен Казанда уздыру да планлаштырыла. Дөнья беренчелегенең кайбер уеннары 2013 елда узган Универсиада өчен төзелгән стадионда үтәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG