Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия футбол беренчелегеннән колак кагу куркынычын әле узмады


FIFA президенты Йозеф Блаттер 2 июньдә матбугат очрашуында вазифадан китүен игълан иткәннән соң
FIFA президенты Йозеф Блаттер 2 июньдә матбугат очрашуында вазифадан китүен игълан иткәннән соң

FIFA (Футбол берләшмәләренең халыкара федерациясе) Русия һәм Катарда узарга тиешле Дөнья футбол беренчелекләрен үзгәртү өчен әлегә бернинди юридик сәбәп күрмәүләрен белдерде. FIFAга бәйле зур ришвәтчелек җәнҗалы нәтиҗәсендә оешма җитәкчесе Йозеф Блаттер вазифасыннан киткәннән соң көн саен диярлек FIFAга бәйле яңадан яңа ришвәтчелек очракларының ачыла баруы 2018 елда Русиядә узарга тиешле Дөнья футбол беренчелеге өчен тавыш бирүнең дә гадел рәвештә узганлыгына карата шик уяткан иде.

FIFAның рәсми белдерүендә "Русия һәм Катар 2018 һәм 2022 еллардагы дөнья беренчелекләрен уздыру хокукын башкарма комитеттагы демократик тавыш бирүләр нәтиҗәсендә алды. Белгечләр фикерләрен һәм мәгълүм фактларны тикшергәннән соң FIFAның алардан бу хокукны алу өчен бернинди кануни нигезе булмавы ачыкланды", диелә.

Доменико Скала
Доменико Скала

Якшәмбе көнне FIFAның аудит комиссиясе башлыгы Доменико Скала Русия һәм Катарның ришвәт түләгәнлеге ачыкланса, алардан бу хокукның кире алыну мөмкинлеген белдергән иде.

Шулай да тикшерү эшләре әле дәвам итә һәм FIFAның тынычландыруына карамастан, бу хәлләр 2018 елда Русиядә, 2022 елда Катарда узарга тиешле дөнья футбол беренчелекләренә һаман да куркыныч тудыра.

Швейцария прокурорлары дөнья беренчекләрен уздыруга дәгъва процессларында ришвәтчелек булганлыгы мөмкинлеген тикшерә. FIFAның коррупциядә шикләнелән җиде югары түрәсен май ахырында Цюрихта тоткарладылар.

Ришвәтчелек шикләре, фаш итүләр арта баруга карамастан, Катар һәм Русия түрәләре ришвәт биргәнлекләрен кискен кире кагып килә.

Футбол ришвәтчелегенә карата АКШ башлаган тикшерүне Мәскәү Русиягә каршы чара дип атаса да, World Soccer Magazine (Дөнья футбол журналы) мөхәррире Гэвин Һамилтон моның белән килешми. Һамильтон Азатлыкка АКШ тикшерүенең Америка һәм Кариб утраулары футбол оешмасы CONCACAFтагы коррупциягә каршы алып барылуын истә тотарга кирәклеген әйтте.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, болар әле Русиягә борчылырга кирәкми дигәнне аңлатмый, бигрәк тә Швейцария тикшерүенә карата.

"Русиянең дәгъвасына карата да сораулар бар, чөнки Катарның 2022 ел дәгъвасы белән Испания/Португалиянең 2018 ел дәгъвасы арасында тавышларны алмашу турында килешү булган иде. Катар Испания/Португалия тарафдарларының тавышларын ала алды, әмма Испания/Португалия Катар тарафдарларының тавышларын ала алмады, чөнки ул тавышлар Русиягә бирелде. Русия башкарма комитетта тавыш бирүчеләрне ничектер үзенең Испания/Португалиядән яхшырак булуына инандыра алды", ди Һэмилтон.

Майкл Гарсиа
Майкл Гарсиа

Һэмилтон шулай ук Мәскәүнең FIFA тарафыннан ялланган һәм Русия белән Катар дәгъваларына бәйле ришвәтчелек гаепләүләрен тикшерергә тиешле АКШ тикшерүчесе Майкл Гарсиа белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвен дә искә ала.

"Ул хәтта Русия дәгъвасына бәйле кешеләр белән сөйләшә дә алмады, чөнки аны гомумән илгә кертмәделәр һәм соңрак русиялеләр үз дәгъваларында кулланылган компьютерларның ватылганлыгын белдерделәр. Шулай итеп Русия тикшерүгә каршы булдыра алганның барысын да эшләде", ди Һэмилтон.

FIFA Гарсиа хисабының бары йомгагын гына чыгарырга дип карар иткәннән соң ул вазифасыннан китте.

Өстәвенә FIFAның Гарсиа тикшерүе Катар һәм Русия тарафыннан канун бозулар булуын ачыклый алмады дигән белдерүе дә аның ачуын чыгарды. Гарсия бу ике илгә каршы рәсми гаепләү ташламаса да, FIFAның белдерүе белән һич килешә алмый.

Белгечләр Швейцария яки АКШ тикшерүләрендә FIFA рәсмиләрен Русиядә йә Катарда узачак дөнья беренчелекләрен уздырудан баш тартырга мәҗбүр итәрдәй ришвәтчелек табылу мөмкинлеге турында әйтергә әле иртәрәк дип исәпли. Русиядә узачак беренчелеккә килгәндә, тикшерүчеләрнең вакыты да бик аз калып килә.

"Русиядә әзерлек эшләре шактый кызу бара. Русиядәге дөнья беренчелегенә өч ел гына вакыт кала. Аны башка урынга күчерү зур проблем булачак һәм юридик яктан бик кыйбатка төшәчәк. FIFAга бәйле һәрбер гаепләү ныклы нигезләнгән булырга тиеш", ди Һэмилтон.

2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенең бер өлешен Казанда уздыру да планлаштырыла һәм Татарстан башкаласында да бу чараны инде көтеп торалар. Дөнья беренчелегенең кайбер уеннары 2013 елда узган Универсиада өчен төзелгән стадионда үтәргә тиеш.

Дөнья футбол беренчелегенең башка илгә күчерелгәне бар

Тарихта Дөнья футбол беренчелеген башка илгә күчерү очрагының булганы инде бар. 1986 елгы беренчелек Колумбиядән Мексикага күчерелгән иде.

1982 елда бу турыда FIFA түгел, ә икътисади кыенлыклар кичерүче һәм көчәя барган партизан хәрәкәтеннән курыккан Колумбия карар итте.

Ул чакта FIFA бу карарны хуплады һәм Бразилия беренчелекне үзендә уздырудан чигенгәннән соң тиз арада аны АКШ, Канада яки Мексикага күчерү тәкъдиме туды.

FIFAның ул чактагы президенты Жоао Авеландж хуплаганнан соң, FIFA башкарма комитетындагы тавыш бирүдә Мексика бертавыштан отып чыкты. Авеланджны бу карарга Мексикадагы телевидение магнаты һәм шул ук вакытта FIFA рәсмие булган бер кеше зур керемнәр вәгъдә итеп күндергән дип шикләнелә.

XS
SM
MD
LG