Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футбол ришвәте: Катар җәнҗалы Русиягә дә зыян китерә ала


FIFA президенты Зепп Блаттер
FIFA президенты Зепп Блаттер

Британиядәге тикшерүчән журналист Эндрю Дженниңс Катардан ришвәт алуда шикләнелүче FIFA башкарма комитеты Русия өчен дә тавыш биргән иде дип яңа тавыш бирүләр уздырырга чакыра.

FIFAның 2022 елгы дөнья футбол беренчелеген Катарда уздыру турындагы бәхәсле карары тирәсендә яңа коррупция җәнҗалы күтәрелеп килә. Британиянең Sunday Times газеты язуынча, Катарның футбол өчен җаваплы бер түрәсе беренчелекне Катарда уздыруны яклау өчен FIFA түрәләрендә 5 миллион доллар ришвәт биргән. Газета үзендә моны раслаучы дәлил булуы турында яза. Катар бу гаепләүне кире какса да, инде тикшерү эшләре башланды һәм ришвәт бирү расланса, Катар 2022 елгы беренчелекне уздыру хокукыннан колак кагырга, яңа тавыш бирү уздырылырга мөмкин.

Тикшерүчән журналистика белән шөгыльләнүче британияле Эндрю Дженниңс Азатлыкка интервьюда FIFA түрәләре инде күптәннән коррупция һәм ришвәтчелеккә чумган, дип бу хәбәргә бер дә гаҗәпләнмәвен белдерде.

– 10-12 ел элек FIFA эшләренә беренче мәртәбә караганда ук борынга сасы ис кергән иде. FIFAны оешкан җинаятьчел төркем дип атап булуын шунда ук ачыклаган идем. Аерым илләрнең футбол берләшмәләре гел югарыдагыларның теләкләрен канәгатьләндерә, югарыдагылар исә түбәнгә дөнья футбол беренчелеге билетлары, тикшерелмәгән грантлар бирә. Шуңа күрә мин аларны гангстерлар төркеме дип исәплим, аларга ышанмыйм һәм башкалар да ышанмаска тиеш дип саныйм.

– The Sunday Times язуынча, дөнья беренчелегенең кайда узуы яшерен сүз берләштерү белән бәйле. Сез яшерен сүз берләштерүгә ышанасызмы?

– Һәрбер дөнья футбол беренчелегендә андый акча түләү бар. 2006 елгы беренчелекне алу өчен Германия дә түләде. 2006 елгы беренчелекне Германиядә уздырудан күп табыш алган элекке телевидение магнаты Лео Кирхның FIFA башкарма комитеты әгъзаларына ришвәт түләү өчен үз кешеләрен җибәргәнлеге турында Германия матбугаты язды. Бу чыннан да шулай, ул вакытта Германия журналистлары миңа кайбер документлар биргән иде. Шуңа күрә дөнья футбол беренчелеге кайда гына узмасын – Көньяк Африка республикасында да төзелеш ширкәтләре моннан зур табыш ала. Барлык телевидение хокукларын FIFA ала. Мескен салым түләүчедән кала бу эштә һәркем акча эшли. Һәм алар Көньяк Африкада тагын да күбрәк акча урлый ала, чөнки анда финанс полициясе бик азсанлы. Хәзер алар Бразилиядә. Коррупцион Блаттер дөнья футбол беренчелеген коррупцион Тейшейрага бирде. (Рикардо Тейшейра Бразилия футбол конфедерациясенең элекке президенты.)

– Дөнья футбол беренчелегенең кайда үтүе турында карар итәр алдыннан коррупция гамәлләре кылына дисез. 2018 елгы беренчелекне уздыру өчен Русия дә түләгән булырга мөмкинме?

– Дөресен әйтик, хәзергә Русиянең яки Русиядәге берәрсенең түләгәнлегенә бернинди дәлил юк. Әмма бер нәрсәне исәпкә алырга тиешбез – хәзер Катарның исе шул кадәр сасы булып чыкты, ришвәт түләнгәнлеккә күп кенә дәлилләр китерелде. Ә бит беренчелекне Русиядә уздыру өчен дә шул ук Катар өчен тавыш биргән кешеләр тавыш бирде. Минемчә, Катар беренчелекне уздыру хокукын югалтса, ә мин һичшиксез яңа тавыш бирү уздырылырга тиеш дип саныйм, ул вакытта 2018 елгы беренчелекне дә, 2022 елгы беренчелекне уздыру да яңадан тавышка куелырга тиеш. Ул карарларның икесе дә шул бер үк әгъзалар карары бит.
XS
SM
MD
LG