Accessibility links

Европаның Русиягә санкцияләре 2016 елның 31 июленә кадәр озайтылды


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Федерика Могерини
Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Федерика Могерини

Европа Берлеге шурасы Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга озайтырга дигән карар кабул итте.

Европа Берлеге Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга 2016 елның 31 июленә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте. Санкцияләрне туктату Русиянең Мински килешүләрен үтәвенә бәйле булачак.

"31 гыйнварга кадәр Мински килешүендә куелган шартларның Русия тарафыннан үтәлүе мөмкин түгел", диелгән Европа шурасы белдерүендә.

Европа Берлегендә Русиягә карата санкцияләрне дәвам итү турында бердәм фикер юк. Сүриядәге сугыш һәм террорга каршы көрәштә Русия белән берләшүне яклаучы илләр бар. Италия премьер-министры чикләүләрне якын айларда тагын бер карап чыгарга чакырды. Германия канцлеры Ангела Меркель санкцияләрне озайту яклы булуын белдерде.

Европа Берлеге Русиягә чикләүләрне Кырым аннексиясе һәм Украина көнчыгышында башланган сугыштан соң, 2014 елның язында кертте. 17 июньдә Брюссельдә узган киңәшмә вакытында Русиягә чикләүләрне 2016 елның 31 гыйнварына кадәр озайту турында килешенде. Чикләүләр аерым рәсмиләрнең финанс хисапларын туңдыру, Русия ватандашларына Европа банкларында кредит бирмәү, саклану һәм ягулык өлкәләренә, шулай ук Русиядә сәяси тоткыннарны азат итү кебек мәсьәләрне шарт итеп куя.

XS
SM
MD
LG