Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы Төркиядән тукыма кертүне 70-80% киметергә куша


Русиядә Төркиядә җитештерелгән сөлгеләрне яраталар
Русиядә Төркиядә җитештерелгән сөлгеләрне яраталар

Министрлык вәкиле Төркиядән текстиль кертүне киметергә чакыра. "Бу кадәр генә үзебез дә җитештерә алабыз", диелгән белдерүдә.

Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле "Интернет-экономика" форумы барышында Төркиядән текстиль кертүне 70-80% киметергә чакырды, дип яза "ТАСС". Төркиядән кертелгән кием-салым һәм тукыма барлык импортның 6% тәшкил итә, бу күләмне Русиядә дә җитештереп була, дигән министр урынбасары Виктор Евтухов. Аның сүзләренә караганда, бу тәкъдим Русия икътисад министрлыгына җибәрелгән.

Русия Төркиянең төзелеш ширкәтләренең эшен туктатты, Төркиягә юлламалар сатуны тыйды. Чираттагы чикләүләр агач эшкәртү, кунакханәләр, очучыларыну укыту һәм барлык өлкәләрдә дәүләт заказларын тыю булырга мөмкин.

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшергәннән бирле ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылды. Дипломатик өлкәдә барлык мөнәсәбәтләрнең өзелүе ике ил арасында мәдәни, мәгариф хезмәттәшлеген дә юкка чыгарды.

XS
SM
MD
LG