Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Интерполның Михаил Ходорковскийны кулга алуын сорый


Басман районы мәхкәмәсе ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковскийны кулга алу мөрәҗәгатен Халыкара полициягә тапшыру карарын чыгарды.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Тикшерү комитетының ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковскийны кулга алу мөрәҗәгатен Интерполга бирү үтенечен хуплады. Ходорковский Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүне һәм East petroleum handelsgas GmbH ширкәте идарәчесенә ике һөҗүмне оештыруда гаепләнә. Һөҗүмнәрнең соңгысында бер сакчы һәлак булып, өч кеше яраланган иде.

Халыкара полиция Ходорковскийга каршы белдерелгән гаепләүләрнең сәяси булуын расласа, аны кулга алудан баш тартырга мөмкин. Сишәмбе көнне Ходорковскийның "Ачык Русия" фонды хезмәткәрләренең өйләрендә тентүләр булды. Үзе ул "Ачык Русия" сәхифәсендә моңа аңлатма бирде.

"Акылдан язган алар, шуны аңладым. ЮКОС эшләгәндә 10 яшьлек мәктәп балалары булган кешеләрдә тентүләр уздыру, йөкле хатын-кызлар һәм балаларга ут ачарга рөхсәт иткән канун кабул итү - тагын нинди дәлил кирәк булырга мөмкин? Гаебемнең бер дәлиле дә булмый торып мине кулга алу карарын чыгару - болар сүрәтендә әле нормаль карар", дигән Ходорковский үз сәхифәсендә.

Русиянең Дәүләт думасы кичә Федераль Иминлек Хезмәтенә җыелган халыкка ут ачу, шул санда хатын-кызлар һәм балаларга да "террор куркынычы булганда" ату хокукын биргән канунны кабул итте.

XS
SM
MD
LG