Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Төркиядән караш


"Вакыт" газеты
"Вакыт" газеты

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Ленинның мөселманнарга мөрәҗәгате төрек газеты укучыларына ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, аны белмибез. Әмма Русиядәге төрк мөселманнарына, хосусан яшь зыялыларга мөрәҗәгатьнең йогынты ясавы шиксез. Патша хөкүмәте һәм аның дәвамчылары милли азчылыкларга һичбер яхшылык кылмаган хәлдә, большевиклар хакимияте шактый нәрсәләр вәгъдә иткән. Төрек матбугатында мөрәҗәгатькә карата һәм уңай һәм тискәре караучылар да була. Мәсәлән, Җәләл Нури “Ати” газетасында (15 гыйнвар 1918) болай яза: "Социализмга да, әһле исламга да дошман күзе белән караган Европа империалистлары, колониалистлары, капиталистлары иде. Социализм ислам галәменә булсын, яки турыдан-туры безгә булсын, ярдәм күрсәтә."

Ләкин большевиклар мөселманнарны да җәбер-золымга дучар итү турындагы хәбәрләр килә башлагач, большевиклар мөрәҗәгатенә каршы да язулар күренә башлады. “Вакыт” газетының 1918 ел, 20 февраль санында түбәндәге хәбәр чыга: "Большевикларның Милли эшләр буенча халык комиссары (Cталин) мөселман эшләре буенча бюро төзегәч күренекле мөселманнарның күбесе анда катнашу тәкъдимен кабул итмәгән, шуңа күрә (бу яңа органга) хәрәмләшүе белән танылган Ехан Галичев (Солтангалиев) исемле кырымтатары куелган.”

Бу хәбәрдә Солтангалиевка хәрәмләшүче сыйфаты бирелүе бер яктан тенденциоз булса, икенче яктан Русия мөселманнарының киләчәгенә карата шикләнүне белдерә. Солтангалиев кырым түгел, казан татары иде. Ул елларга хас буталчыклык шартларында мондый хаталар ясалуы табигый. Биредә без “мондый гына кимчелек мулла кызында да була ул” дип әйтү белән чикләнеп калабыз.

1918 елның азагына кадәр төрек матбугатында Русия белән бәйле хәбәрләр яки мәкаләләр әллә ни чыкмаган, чөнки ул вакытта Госманлы дәүләтенең үз проблемалары да күп булган. Әлбәттә, Русия Төркиягә дошман булганлыктан кызыксынусыз калмый, тик андагы эчке вакыйгалар турындагы мәгълүмат фәкать чит ил матбугатыннан алына. Дөрес, төрек матбугаты ул яктан хәзерге вакытта да әллә ни үзгәрмәгән, ләкин информация технологияләренең ифрат алга китүе сәбәпле без дөньядагы хәлләр хакындагы хәбәрләрне чит ил хәбәр агентлыкларыннан минуты-секунды белән ала алабыз. Шулай да телевидиение каналлары һәм газетларыбыз чит илләрдә бик аз корреспондентлар тота: алар бармак белән санарлык кына. Бары мөһим бер вакыйга чыкканда конкрет урынга хәбәрче җибәрелә. Ул очракта да хәбәрче барган илне юньләп белмәгәнлектән җибәргән хәбәре дә өтегрәк була. Боларны исәпкә алсак, 93 ел элек төрек матбугатында Русиягә кагылган хәбәрләрнең аз чыгуы гаҗәпләнерлек түгел.

Госманлы матбугатында большевизм куркынычы турында беренче язучылардан Зыя Гөкалпны күрсәтергә кирәк. “Йени меҗмуа” исемле журналның 1918 ел, 21 март санында ул “Ике куркыныч” атлы мәкалә бастыра. Гөкалп болай дип яза: “Инглизләр пропагандасы аркасында куерган “кара куркыныч” илне реакционерларга тапшырачак, Русиядән киләчәк ”кызыл куркыныч” исә “кара”сыннан да ким булмаячак”. Әхмәт Җәүдәт тә “кызыл куркыныч” турында Гөкалпның карашын уртаклаша. 28 мартта шул ук журналда Зыя Гөкалпның ярдәмчесе Нәҗметдин Садыйк (Садак) “Большевистик куркыныч” исемле мәкаләсен бастыра. Бу язмада Русиядәге вакыйгалар сөземтә рәвешендә бирелә. Автор Русиянең инкыйлаб дулкыны узган урыннарында һичбер офицер калмау, Кара диңгез флоты матрослар карамагында булу, язучыларның, укытучыларның, гомумән, уйлый-фикерли белгән бөтен кешеләрнең башлары киселү, чират байларга килү, университет һәм мәктәпләрнең ябылуы, өйләр һәм гыйбадәтханәләрнең талануы турында яза.

Зыя Гөкалп 1918 ел, 4 апрельдә чыккан “Йени Меҗмуа” битләрендә гәрчә “Әйе, бүген Русиядәге кардәшләребезнең әбәди сурәттә бәйсезлек алу заманыдыр” дип язса да, “Төрек Йорты” журналының 15 май санындагы “Иреккә чыгу көннәрендә кардәшләр әңгәмәсе” исеме куелган мәкаләдә “Без мәгънәви берлек корыйк, телләрне берләштерик, сәяси берлекне башкалар уйласын” дигән фикерне алга сөрә.

Мәсьәләгә мондый караш 93 елдан соң да Төркиядә үз көчен югалтмый. Бер төркем төрк кавемнәренең 1991 ел ахырында мөстәкыйльлеккә тиенеп, бәйсез дәүләтләр төзүеннән соң хәтта “телләрне берләштерү” идеясенең дә хыялдан башка нәрсә түгеллеге аңлашылды. Хәер, дөнья төркиләрен сәяси яктан берләштерү, яңа чикләр билгеләү, моның өчен кирәкле инфраструктура әзерләү темасы ичмаса назари (теоретик) рәвешендә булса да каралмады һәм кәгазьгә дә төшерелмәде. Ихтимал, 1918 елда, ягъни төрк халыклары әле уртак әлифба кулланган заманда уртак әдәби тел булдыру җиңелрәк булгандыр. Тик хәзерге вакытта, гәрчә “төрки телле дәүләтләр һәм халыклар” гыйбарәсе еш кабатланса да, әлеге идеяне гамәлгә ашыру һич мөмкин түгел, чөнки аның реаль җирлеге юк.

1918 елның маенда Истанбул матбугатында күренеп алган Русия турындагы чикле микъдардагы хәбәрләрнең зур өлеше андагы мөселманнар тормышына бәйле була. “Сабах”ның 23 май санында Бакуда мөселманнар белән большевиклар арасындагы бәрелештә 3 меңнән артык кеше һәлак булганлыгы һәм Төркестанда бер совет җөмһүрияте игълан ителгәнлеге хәбәр ителгән. 21 июньдә “Ати” газетасы, алман чыганакларына нигезләнеп, Русиядә мөселманнар белән руслар арасында килеп чыккан чуалышта 159 мең (!) кеше үтерелде дип язып чыккан.

1918 елның 4 июлендә исә “Сәбилеррәшад” журналында Русиянең күренекле мөселманнарыннан Муса Җаруллаһ (Бигиев) хаты урнаштырыла. Хатта Русия мөселманнары киләчәге кара төсләргә буялып бирелә. Шул ук журналда 18 июльдә Гаяз Исхакыйның хаты да нәшер ителә. Автор большевик юлбашчылары, үз милли, мәдәни һәм дини хокукларын саклап калырга теләгән мөселманнарны реакционерлар һәм инкыйлаб дошманнары итеп күрәләр, мондый шартларда бердәнбер өмет большевистик режимны җимерүгә кайтып кала, ди яза. “Сәбилеррәшад”ның шул ук санында күренекле татар дин галиме һәм иҗтимагый эшлеклесе Габдеррәшид Ибраһимов каләме астыннан чыккан мәкалә дә урын ала. Ибраһимовның мәсьәләгә карашы Исхакыйныкына караганда уңайрак, оптимистиграк күренә: аның фикеренчә, мөселманнар элек ясаган хаталарыннан арынган тәкъдирдә уңышка ирешәчәкләр, чөнки рус инкыйлабы әле төгәлләнеп җитмәгән.

Ахыр чиктә, өч авторның юраулары да юш чыга. Большевизм җимерелмәгәнгә күрә Русия төркләре көткән үзгәрешләр чынга ашмый, алар арасындагы бердәмлеккә дә ирешелми кала.

Брест-Литовскида шартнамә имзаланганнан соң, 1918 елның 2 августында “Сабах” газетында чыгышы белән Русиядән социалист Зиннәтулла Нуширәван “Большевиклар һәм Брест-Литовск шартнамәсе” дигән мәкаләсендә “милләтләр үз язмышларын үзләре билгеләү хакына ия, большевикларның башкаларны да көчләп большевиклаштырырга тырышуы - ачыктан-ачык золым” дип язып чыга. Тик бу мәкалә авторы үзе бераз соңрак фикерен үзгәртеп, Төркия коммунистлар партиясенә керә.

Большевиклар белән мөселманнарның мәнфәгатьләре бер-берсенә капма-каршы килүләре хакындагы тәүге турыдан-туры хәбәр 14 августта “Вакыт” газетасында басыла. Нури паша армиясе сафларында Көнчыгыш фронтында төрек җирләрен азат итү операциясендә катнашкан Әхмәт Агаев (Агаоглу) бу хәбәрдә большевикларның сугыш барган төбәктә яшәүче халыкка начар мөгамәлә күрсәтүен тасвирлый. Шул ук көнне башка газеталарда “большевиклар җиңелде һәм Баку алынды” дигән сөенечле хәбәрләр бирелә.

Җәләл Нури кебек мөселманнарга эсерлар белән хезмәттәшлек итәргә киңәш иткән, яки Әшрәф Әдип кебек большевиклар белән уртак эшләргә тәкъдим кылган төрек авторлары белән Русиядә яшәп, вакыйгаларның турыдан-туры таныклары булган Муса Бигиев һәм Гаяз Исхакыйлар арасында, әлбәттә, җитди фикер аермалыгы бар иде.

1918 елда большевизмга каршы чыккан төрек журналистлары һәм зыялылары 1919 ел урталарында азатлык сугышы башлангач һәм большевиклардан ярдәм килү ихтималы күренгәч, элекке фикерләреннән баш тарталар. Төрек матбугатында без, шулай ук, атышларны туктату килешүеннән соң инглиз һәм француз хәрби кораблары бугазлардан үтеп Кара диңгезгә чыктылар һәм ак гвардия генераллары Деникинга, Колчакка, Юденичка ярдәм китерделәр (“Ати”, 1918, 15 ноябрь), 25 ноябрьдә яңадан 16 сугыш корабы Кара диңгезгә керде (“Хадисат”, “Сабах”, 1918, 25 ноябрь) дигән хәбәрләр очратабыз.

1918 елның 1 ноябреннән башлап төрек хөкүмәте матбугатта цензура режимы кертә. Яңа таләпләр буенча Антанта дәүләтләренең хәрби хәрәкәтләрен яктырту тыела. Шуның өчен Истанбул газеталары Арзурум, Сивас корылтайлары, Төркия Бөек милләт мәҗлесенең ачылуы кебек хәбәрләрне дә бирмиләр. Ул заманда газетлардан башка хәбәр чыганагы булмау сәбәпле цензура шартларында халыкны агымдагы вакыйгалардан хәбәрдәр итү мөмкинлеге калмый. Хәзерге заманда да хөкүмәтләр теге яки бу рәвештә матбугатта цензура элементларын кертә алалар. Мәсәлән, алар кайбер интернет сайтларын, блогларны яптыралар, газета хуҗаларын өркетеп куялар.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG