Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Ротенбергның "Платон"ны булдыру өчен дәүләт белән төзелгән килешүен мәхкәмәгә бирде


Игорь Ротенберг
Игорь Ротенберг

Коррупциягә каршы фонд "Платон" булдыру өчен дәүләтнең Ротенберг ширкәтенә 10 миллиард сум бүлеп бирү килешүен мәхкәмәгә шикаять итте.

Эшмәкәр Игорь Ротенбергка караган "РТ-Инвест транспортные системы" ширкәтенә йөк машиналарыннан акча җыю өчен булдырылган «Платон» сисемасына дәүләттән 10 миллиард сум бүлеп бирү килешүе бәйгедән тыш кына имзаланган. Бу исә көндәшлекне яклау канунын бозу булып тора, дип белдерде дүшәмбе көнне оппозицион сәясәтче, Коррупциягә каршы фонд җитәкчесе Алексей Навальный.

Әлеге фонд мәгълүматларына күрә, әлеге килешүдә «Платон»га ни өчен нәкъ шулкадәр акча бүленүе дә әйтелми. Әлеге канун бозулар сәбәпле, Коррупциягә каршы фонд Русия хөкүмәте белән "РТ-Инвест транспортные системы" арасындагы килешүне дөрес түгел дип санауны таләп итеп Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә шикаять иткән. Шикаятьне карау 2016 елның 27 гыйнварына билгеләнгән.

12 тоннадан арткан йөк машиналарының федераль юлдан узганы өчен акча җыю быелның 15 ноябреннән башланды. Ул "Платон" системасы аркылы башкарыла. Бу хәл машина йөртүчеләрдә канәгатьсезлек уятты һәм Русия буйлап каршылык чаралары узды. Машина йөртүчеләр әлеге акча җыю белән Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенбергка караган хосуси ширкать шөгыльләнүенә дә канәгатьсезлек белдерә.

Коррупциягә каршы фондта әйтүләренчә, хакимият коммерция сере булуын әйтеп, “Платон” системын булдыру турындагы килешүне күрсәтүдән баш тарткан, әмма соңрак исемен әйтмәгән бер кеше аны фондның “кара тартма”сына җибәргән.

XS
SM
MD
LG