Казан хәйрияче Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатты
Мал асрап тапкан акчаларын бөтен Советлар берлегендәге һәм Русиядәге ятимнәр йортларына тапшырып барган, дистәләрчә автобуслар алып биргән, мохтаҗларга юллар салдырган, кием, азык-төлек тараткан атаклы хәйрияче Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга күп кенә рәсмиләр һәм гади халык җыелды. Чара Казан үзәгендә, Менжинский мәдәният йортында үтте. Әсгать Галимҗанов үзе соңгы вакытларда, төрле бәйрәмнәргә, рәсми чараларга чакырылмыйча, Казандагы Колхоз базары янындагы, ел саен су баса торган иске йортта гөмер иткән иде. Әмма бу хакта мәрәсимдә сүз әйтүче булмады. Аңа карата бары мактау сүзләре генә әйтелде. Хәйрияче Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.
мультимедиа
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде