Премьер-министр Дмитрий Медведев табибларны авыл җирендә эш белән тәэмин итү күрсәтмәсенә кул куйды. Документ хөкүмәтнең интернет сәхифәсендә чыккан. 3200 млн сум авыл һәм район үзәкләрендә эшләячәк 5300ләп табибка ярдәмгә тотылачак.
Авылга 2016 елда күчеп килгән 50 яшькә кадәрге медицина белгечләренә бер тапкыр 1 млн сум түләнәчәк. Татарстанга бу акчаның 36 млн каралган.