Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада яңа Кырым мөфтияте төзелә


Кырымдагы православ чиркәве башлыгы, мөфти Әмирали Аблаев һәм хакимияттәге Ремзи Ильясов Акмәчеттә мәчеткә нигез салганда
Кырымдагы православ чиркәве башлыгы, мөфти Әмирали Аблаев һәм хакимияттәге Ремзи Ильясов Акмәчеттә мәчеткә нигез салганда

"Киевта утырачак яңа мөфти Кырымдагы мөселманнарны кайгыртырга тиеш булачак", диде депутат һәм кырымтатарлары эшләрендәге президент киңәшчесе Мостафа Җәмилев.

Украина президентының кырымтатар эшләрендәге киңәшчесе, депутат Мостафа Җәмилев сүзләренә караганда, Украинада Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте төзеләчәк. Аның урыны Киевта, аерым бер бүлеге Херсон өлкәсендә булачак. Кырым белән чиктәш Херсон өлкәсендә 10 меңләп кырымтатар яши.

Җәмилев Кырымдагы хәзерге мөфтиятне "тулысынча оккупантларга буйсынуда" гаепләде. Кырымда бүгенге көндә ике мөфтият бар. Мөфти Әмирали Аблаев җитәкчелегендәге мөфтияткә көндәшкә аннексиядән соң Русия хакимиятләре кушуы белән Таврида мөфтияте төзелгән иде. Аблаев мөфтияте алардан да басымга дучар булды. Үз вакытында Аблаев Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы булганга, Мәҗлес кушуы белән генә эш итүдә гаепләнгән иде.

15 гыйнвар Херсон өлкәсенең Чонгар авылында Бөтендөнья кырымтатар конгрессының шура утырышы үтәчәк. Анда яңа мөфтият һәм Номан Челебиҗиһан исемендәге кырымтатар батальоны төзелеше турында сөйләшү булачак.

XS
SM
MD
LG