Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Путин җинаятьләре турында фильмны таратырга ашыкмый


Владимир Путин
Владимир Путин

Төп медиа чаралары, Демократик коалиция, Навальный фонды "Хуизмистерпутин" фильмын игътибарсыз калдырды. Блогерлар фильм турында каршылыклы фикерләр белдерә.

Русия президенты Владимир Путинның Петербур мэриясендә эшләгән чордагы җинаятьләрен сурәтләүче "Хуизмистерпутин" фильмын YouTubeта караучылар саны бер атна дигәндә 1 миллион 300 меңгә дә тулмады. Бер ай алдарак чыккан, баш прокурор Юрий Чайка гаиләсе турындагы документаль фильмны караучылар бер атна эчендә 3 миллионнан артып киткән иде (хәзер 4 миллион 300 мең тирәсе).

Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды төшергән "Чайка" фильмы тирәсендә кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары, Демократик коалиция җитәкчеләре шау-шу күтәргән булса, "Хуизмистерпутин"га килгәндә, аларның барысы да, хәтта шул ук Навальный да авызларына су капты. Әгәр дә алар бу фильмга игътибар юнәлтсәләр, караучылар саны 2-3 мәртәбә күбрәк булырга мөмкин иде.

Валерий Балаян
Валерий Балаян

"Хуизмистерпутин"ны төшергән Валерий Балаян Азатлыкка фильмның исеме турында аңлатма биреп: "Минем максат – фәнни-популяр кино ясау, ап-ачык нәрсәләрне кешеләргә гади итеп аңлату иде. Путинның үз карьерасын урлашудан башлаганын, бары тик ул чакта Ленинград һәм Петербур күләмендә булганлыгын һәм хәзер дә аның (Путинның) үзгәрмәгәнлеген аңлату. Бу кеше үзгәрми, ул бары тик ачыла гына бара. Аның ачылуы шул дәрәҗәгә җитте ки, гэбэшниклар корпорациясе һәм караклар дөньясы вәкилләре Русияне үз кулларына алды", диде.

Блогерлар бу фильм турында каршылыклы фикерләр белдерә. Саша Сотник: “Хуизмистерпутин” – минем өчен, бершартсыз, Яңа ел алдындагы иң төп сәяси вакыйга булды. Ул Чайка турындагы фильмнан күпкә көчлерәк. Яхшырак итеп төшерелү сәбәпле түгел, ә тикшерү масштабы сәбәпле. Әлбәттә, фильм фигурантның берничә дистә еллык җанлы эшчәнлеген үз эченә ала, күп йөзләрне күрсәтә, документлар шыгырдата, биографик мәгълүматлар һәм ул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең хатирәләре белән чуарлана. Фильмның төп нәтиҗәсе: бүгенге Русия махсус хезмәтләр һәм шәхсән Путинның тырышлыклары нәтиҗәсендә, бернинди дә реформаларга бирешмәс мафиоз-коррупцион анклавка әверелде", ди.

Иван Симочкин фикеренчә исә, филмьда документаль дәлилләр җитеп бетми. Ул шулай ук тиешле нәрсәгә дөрес итеп игътибар юнәлтелмәгәнлеген дә яза: "Гадәти бер дача кооперативындагы әгъзаларның берничә ел эчендә доллар миллиардерларына, министрларга, банк хуҗаларына һ.б. әверелүен күрсәтү күпкә мөһимрәк иде. Бу искиткеч аномалия. Күрше кооператив дачаларында кешеләр һаман элеккечә җирдә казына, редиска утырта. Ә бу кооперативта дачниклар кисәк кенә "Форбс" журналының иң бай кешеләр исемлегенә кергән", ди.

Монда сүз Путинның дусларын һәм якыннарын үз эченә алган "Озеро" кооперативы турында бара. Азатлыкка Балаян фильмны төшергәндә бердәнбер куркыныч урынның нәкъ менә шул "Озеро" кооперативы булганлыгын әйтте: "Фильмда күренгәне – айсбергның өске өлеше генә, чөнки анда сакчылар өерелеп тора. Алар безне, мин килгән машинаны, аның номерларын видеога төшерде. Каядыр шалтыратып нидер хәбәр иттеләр. Ул бердәнбер шундый хәл булды. Ә болай без, бу фильмны әзерләгән дүрт кеше, мәгълүмат читкә чыга күрмәсен өчен, аның турында хәтта интернет аша да язышмаска дип килештек. Без теманың нинди булуын, аның турында белдермәү кирәклеген аңлый идек. Бу эш сигез ай дәвам итсә дә, без беркемгә дә сиздермәдек”, диде.

Бу фильмда шулай ук Путин Петербур мэриясендә эшләгән чорда Петербур шәһәр шурасы депутаты булган, тикшерүләр уздырып Владимир Путинның җинаятьләрен фаш иткән Марина Сальеның биш ел элек Азатлыкка сөйләгәннәре дә кулланыла.

XS
SM
MD
LG