Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктория Нуланд Калининград өлксенә килде


Виктория Нуланд
Виктория Нуланд

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуланд Русия президенты ярдәмчесе Владислав Сурков белән очрашачак.

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуланд Литвадан Калининград өлкәсенә килде. Җомга көнне ул Русия президенты ярдәмчесе Владислав Сурков белән очраша.

ТАССка тышкы эшләр министрлыгының өлкәдәге вәкиле хәбәр итүенчә, сөйләшү Балтыйк диңгезе янында Пионерский шәһәрендә Русия президенты резиденциясендә ябык ишекләр артында узачак.

Элегрәк «Коммерсант» үз чыганакларына таянып, тарафларның Донбасстагы хәлне җайлау өчен Мински килешүләренең тормышка ашуы турында сөйләшәчәген язган иде.

11 гыйнвар көнне Киевта Борис Грызлов булып китте. Ул күптән түгел Украина көнчыгышында низагны җайлау төркемендә Русия вәкиле булып билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG