Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Крымнаш" бәясе көннән-көн арта


Казанда Кырым һәм Акъярны Русиягә кушуның бер еллыгына багышланган концерт-митинг. 18 март 2015
Казанда Кырым һәм Акъярны Русиягә кушуның бер еллыгына багышланган концерт-митинг. 18 март 2015

Мәскәүнең Кырымны аннексияләү, Украинага агрессиясенең нәтиҗәсе халык җилкәсенә көннән-көн күбрәк төшә. Бәяләр арта, ташламалар алына, халыкның тормыш хәле начарлана.

Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре бетеп тә өлгермәде, Мәскәү, кризис сәбәпле, янчыкны тагын да ныграк кысачагы турында хәбәрләрне берсе артыннан берсен төбәкләргә ирештерә башлады. Ил җитәкчелеге гади халык тормышын авырайткан үзгәрешләрне булдырмаска тырышабыз дип сөйләнсә дә, акча җитешмәүне нәкъ халык җилкәсенә аудара тора.

Озакламый җәмәгать транспортына да бәяләр нык кына сикерергә мөмкин. Русия транспорт министры Максим Соколов килеп туган икътисади вазгыять сәбәпле төбәкләргә автобус, троллейбус һәм трамвай чыгымнарының бер өлешен каплау өчен моңа кадәр бирелеп килгән акчаларның 2016 елда инде бирелмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәзер төбәкләрдәге хакимиятләр үзләре хәл итәргә тиеш булачак.

Төбәкләрдә транспорт ташламаларын бетерүгә каршылык чаралары башланды. Аерым алганда, 15 гыйнвар көнне Сочи үзәгендә йөзгә якын кеше җәмәгать транспортына ташламаларны бетерүгә протест йөзеннән урамны япты. Краснодарда да шәһәр үзәгенә меңгә якын кеше җыелды. Алар да минималь пенсиядән күбрәк акча алучыларга транспорт ташламаларын бетерүгә каршы чыкты. Соңыннан төбәк хакимиятләре 1 февральдән бу ташламаларны кайтарырга вәгъдә итте.

Инде кайбер төбәкләрдә җәмәгать транспорты туктап калу хәленә җитеп килә. Мисал өчен, Түбән Новгородта энергетикларга түли алмаганга, троллейбус һәм трамвайлар бу айда ук туктап калырга мөмкин. Бу проблем Омски, Тольятти һәм Петрозаводскида да килеп туды.

Татарстанда "артачак икән" дигән сүзләр хәзер гадәтигә әйләнеп бара. Республикадагы мәгълүмат чаралары да, халык күнегә төшсен дип, күрәсең, ярты елдан соң булачак бәя артулар турында да кисәтә башлады. Татарстанда балалар бакчаларына түләү бәяләре 8 процентка күтәреләчәк. 1 июльдән исә халык газ өчен 7,5, ут өчен 7, су өчен 6, җылылык өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак.

Башкортстанның статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел республикада азык-төлеккә бәяләр уртача 10,7%ка арткан. 1 гыйнвардан шәһәрара тимер юл транспортына бәяләр 5,6%ка артты. Белгечләр бәяләр тагын да артачак дип фаразлый.

"Крымнаш" бәясенең пенсия акчаларына йогынтысы да сизелергә мөмкин. Татарстан пенсия фондының 14 гыйнвар көнне үткән еллык утырышында төрле оешмаларның бу фондка вакытында акча күчермәве нәтиҗәсендә бурыч 2015 ел ахырына 2,1 миллиард сумга җиткәнлеге әйтелде. Белгечләр фикеренчә, фондка акча җыелмау чүпрә кебек кабара гына бара.

Инде кайбер төбәкләрдән хезмәт хакларын тоткарлау очраклары турында да хәбәрләр килә башлады. Владивосток һәм Партизанскида балалар йортларында эшләүчеләр ноябрьдән бирле хезмәт хакы алмаган дип хәбәр итте Приморье һөнәр берлекләре федерациясе.

"Крымнаш" дип очынулар башлангач, Русия җитәкчелеге халыкның пенсия фондына күчереп, картлык көнгә җыела торган маясы (накопительная часть) салынган кесәгә дә кулын сузды. 2016 елда бюджет бу мая акчаларын 344 млрд, 2017 елда 412 млрд, ә 2018 елда 471 млрд сум тотачак дип хәбәр итә "Ведомости". Алга таба хөкүмәт бу акчаларны кайтара алырмы – бу ягы билгесез. Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле пенсиянең җыелып бара торган өлеше туктатылды. Башта ул 2015 ел беткәнче дип белдерелгән иде, ә аннан соң 2016 ел ахырына кадәр дип игълан ителде.

Вашингтондагы Брукингс институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1995-98 елларда Русия финанс министры урынбасары һәм шул ук вакытта Русия Үзәк банкы идарәсе рәисе урынбасары булган Сергей Алексашенко киләчәктә пенсионер булачакларның акчаларын хәзер Кырымга, юллар төзүгә тоталар дип белдерә.

Сергей Алексашенко
Сергей Алексашенко

"Хәзер Кырымга тотыла торган акчалар пенсиянең мая өлешенә бәрабәр. Әле шушы көннәрдә генә хөкүмәт Кырымда электр станциясе төзү турында карар имзалады. Аны "Ростех" төзиячәк һәм моның өчен Русиянең Уралга кадәр булган Европа өлешендә электр куланучылар өстәмә салым түләячәк. Елына өстәмә 10 миллиард сум акча Кырымга электр станциясе төзү өчен Ростехка биреләчәк", ди Алексашенко.

Акча җитешмәгәнгә, халыкның тормышы начарлана барганга Русия икътисад үсеше министрлыгы 2016 елга социаль-икътисадка кагылган фаразларны үзгәртте. Министрлык түрәләре фикеренчә, 2016 елда икътисад үсеше бөтенләй булмаячак. 2015 елда инфляция 12,9 процент тәшкил иткән, илдән 50 млрд долларлык капитал чыгарылган булган. Беренчел фаразда 2016 елда тулай җитештерү күләме (ВВП) 0,7 процентка үсәчәк дип белдерелсә, инде министрлыкның яңа фаразларына күрә, киресенчә, 0,8 процентка төшәчәк. Хезмәт хакларына караган саннар да үзгәртелә. Элек хезмәт хаклары 0,2 процентка кимиячәк диелсә, хәзер 3,5 процентка төшәчәк, дип күрсәтелә. Халыкның кереме кимү 4 процент булачак, алдан бу сан 0,7 процент кына иде. Эшсезлеккә кагылган саннар да үзгәртелгән: 2016 елда эшчсезләр саны 6,3 процентка җитәчәк диелә, алдан 5,8 процент, дип фаразланган иде.

Икътисад белгече Сергей Алексашенко, Көнбатыш керткән һәм Мәскәүнең аңа каршы җавап чикләүләренең Русия икътисадына тәэсире озак дәвам итәчәк, дип белдерә.

"Бугенге дөнья ул – илләр дөньясы түгел, ә корпорацияләр, хезмәт бүленеше, икътисад дөньясы. Җиһазлар, төрле детальләр, чимал әзер тауар булсын өчен бер илдән икенче илгә күчеп чикләрне үтә. Ә Русия бу процесстан төшеп калды. Чынлыкта Советлар Берлеге вакытында да, аннан соң да ил дөнья икътисадына ныклап кереп китә алмады. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр, Русиянең үз эченә бикләнүе һәм без бөтенесен дә үзебез җитештерәбез дип импортны алышытырырга омтылуы – ул технологик хезмәттәшлектән баш тарту", ди белгеч. Аның фикеренчә, чикләүләр озаккарак сузылган саен, Русия дөнья технологияләр үсешеннән артка кала барачак. Чикләүләрне алганнан соң Русия икътисады инде беркемгә дә кызык булмаячак.

Русиянең дәүләт каналлары Көнбатыш илләр керткән чикләүләрнең максаты – Путинны хакимияттән төшерү, илне җимерергә тырышу, дип халык аңына сеңдерергә тырыша һәм ил халкын Көнбатышка каршы берләшергә өнди. АКШ һәм Европа Берлеге исә чикләүләрнең максаты – Мәскәүнең Кырымны аннексияләвенә җавап, Украинага карата хәрби агрессияне туктату, дип белдерә.

2014 елның язында Русия Кырымга гаскәр кертеп ярымутрауны Украинадан тартып алгач һәм ясалма референдум үткәреп "кырымнар Русиягә үз теләге белән кушылды" дип белдергәч, ил буйлап "Крымнаш" чаралары башланды. Русиядәге бөтен эре шәһәрләрдә диярлек хакимиятләр күрсәтмәсе белән "Крымнаш" митинглары оештырылды. Бу чараларга чыгучыларның күпчелеге өстән кушканны үтәүчеләр булса да, пропаганда корбаннары – үз теләге белән килгәннәр дә бар иде.

Русиянең Кырымны аннексияләвен Көнбатыш һәм Кушма Штаталар халыкара нормаларны бозу буларак бәяләп, бу гамәл өчен Русиядәге түрәләргә, оешмаларга чикләүләр кертелә башлады.

Мәскәүнең чикләүләргә җавап итеп Көнбатыш тауарларын кертүне тыюы халык кесәсенә генә сукты, бәяләр күтәрелде. Көнбатыш чикләүләре һәм нефтьнең арзанаюы нәтиҗәсендә Русия казнасында акча җитешмәү – финанс кризисы башланды.

2014 елның беренче яртысында нефть-газ сатудан кергән акчалар Русия бюджетының 52% тәшкил итте. Нефть һәм газга бәяләр төшә башлагач, 2015 елның беренче яртысында чимал сату бюджет чыгымнарының 45%ын каплады. Русия түрәләре 2015 елны тулаем алганда нефть-газ сату бюджетның 21%ын гына тәшкил итәргә мөмкин дип фаразлаган иде. Күпме булганы әлегә игълан ителмәде.

Әлеге хәлләр исә Русия җитәкчелеген каян акча табарга дигән уйга этәрде. Белгечләр йөк машиналарын йөртүчеләрне "Платон" системына утырту да, җырчыларны түләүле оешмаларга берләштерергә теләү дә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр арттыру да, төрле ташламаларны бетерү дә, дәүләт милкен хосусыйлаштыру эшләре башлану да бюджет чыгымнарын каплау өчен эшләнә дип белдерә.

XS
SM
MD
LG