Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры Зифа Кадыйрова әсәрен сәхнәгә чыгара


Чаллыда Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" сәхнәгә чыга
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:06 0:00

Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәрен Чаллы татар драма театры хатын-кызлар көненә бүләк итеп 4 мартта сәхнәгә чыгарачак.

Танылган язучы Зифа Кадыйрова әсәрләре 2013 һәм 2014 елларда “Ел китабы” бәйгесендә җиңү яулаган иде. Чаллы театры сәхнәгә куярга алынган “Язмыш сынавы” повестен Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла сәхнә әсәре иткән. Татарстанның халык артисты, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин әсәрне сәхнәгә куярга алынган. Яңа спектакльдә Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Гөлфия Фәйзрахманова, Рәфыйк Каюмов, Илфат Әскәров, Энҗе Шәрипова һәм инде өметле генә күренгән яшьләр катнашачак.

Сәхнәгә кую эшләренең ничек башлануы, ни рәвешле баруы хакында без беренче булып Чаллы татар драма театры мөдире Рәшат Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.

Рәшат Фәйзрахманов
Рәшат Фәйзрахманов

– Зифа Кадыйрова әсәрләреннән спектакльләр куюны безгә тамашачылар тәкъдим итте. Зифа Кадыйрова китапларын татарлар һәр төбәктә яратып укыйлар. Ә сәхнәгә чыгу турындагы сүзләр каян барлыкка килде соң? Минем үземә дә тамашачыларыбыз йә телефоннан, йә очрашулар вакытында “нигә Зифа Кадыйрова әсәрләрен сәхнәгә чыгармыйсыз?” дигән сорауларны бирә башладылар. Минемчә, андыйлар әлеге китапларны укыганда әсәр геройларын сәхнәдә итеп күзаллап та укыгандыр. Безнең театр куелачак спектакльләр исемлеген булдырганда азмы-күпме булса да тамашачы фикеренә дә колак сала. Тамашачы сорый икән, без аны үтәргә тиеш.

Әсәрне сәхнәләштерүгә керешүнең башы җиңел генә булмады. “Язмыш сынавы” повестена берничә язучы, драматург инсценировкалар язып карады. Аларны үзебезнең сәнгать шурасында барлагач, өйрәнгәч, кабул ителмәде. Аннан инде мин шушы әсәрне куя алмассызмы дип Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул: “Уйлап карармын. Зифа Кадыйрованы укыйлар дип беләм. Халык сорый икән, без ул әйберне эшләргә тиеш”, диде. Шәхсән үзе Ркаил Зәйдуллага “шушы әсәргә инсценировка яза алмассыңмы?” дип мөрәҗәгать иткән. Менә өченче талпыныштан соң сәнгать шурасы “ярыйсы гына сәхнә әсәре килеп чыккан” дигән фикергә килде.

– Рәшат әфәнде, язучы Зифа Кадыйрова әсәрләрен иҗат әһелләре, шулай ук язучыларның бер өлеше чын иҗатка, чын китапка санамый. Шәхсән сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

Чаллы татар драма театры
Чаллы татар драма театры

– Зифа ханым халык телендә, халыкчан итеп, үзе ничек итеп фикер йөрткән, шулай итеп яза. Зифа ханым белән сөйләшкәндә “профессионал язучыларның минем китапларны яратмауларына үпкәләмим. Халык чират торып укый икән, тагын нәрсә кирәк”, дип белдерә. Димәк, халык аны кабул иткән. Безнең дә кайбер спектакльләрне театр тәнкыйтьчеләре кабул итә алмый. Шул ук вакытта дистәләрчә мең тамашачы аларны яратып карый. Менә Зифа Кадыйрова белән дә шундыйрак хәл килеп чыкты. Халык аның язганнарын яратып укый икән, нишләп әле аларга игътибар итмәскә?

Без әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Илдар Хәйруллин белән дә әңгәмә корып алдык.

– Илдар әфәнде, сез уңай да, тискәре дә бәя алган әсәрне сәхнәгә чыгарырга алынгансыз. Инде беркадәр эшләр дә башкаргансыз. Әсәр кыенмы, артистлар ничек кабул итә?

Илдар Хәйруллин
Илдар Хәйруллин

– Беренчедән, мин Зифа Кадыйрова иҗатына бәя бирүдән куркыр идем. Ул ничек язса да, димәк дөньяны шулай күргән, тормышны шулай күзәткән, аны шулай кабул иткән. Эчке кичерешләрен, тойгыларын шулай кәгазьгә салган да, менә шундый әсәрләр туган. Халык чыккан бер китабын алып тора. Спектакль турында да сүзләр чыгуга, мин китап кибетләреннән Зифа ханымның әсәрләрен эзләдем. Әмма алар юк иде. Шулай да табып, бик кызыксынып укып чыктым. Һәр укучының үз тоемлавы бардыр. Мин дә башта аптырап та калдым. Нечкә генә бер әйбере күңелемә тиде. Хатын-кыз язмышы, хатын-кызның бу тормыштагы урыны һәм ниләр күрүе. Әлбәттә, спектакльдә төп урыннарның берсен алып торучы “имче”нең күрәзәчелек сәләтләрен күрсәтә алмыйбыз инде. Анысы инде шаманлыкка китәр иде.

Миңа иң кызыклысы – кеше язмышы. Без Ркаил Зәйдулла белән инсценировкага алынгач, шундый максат куйдык – кеше язмышындагы бүгенге тормышының бер битен күрсәтергә. Зифа Кадыйрова 1978 елдан бирле Чаллыда яши. Иҗат итә. Әсәрдәге вакыйгалар да шушы төбәк белән бәйле. Чаллы белән бәйле икән, аны шушы шәһәр театры куярга да тиеш. Бу бик кызыклы тамаша булырга охшаган. Ркаил белән ярты еллап эшләдек, хәзер инде артистлар белән кую эшенә керештек. Шунысын да искәртим, инсценировканы артистлар бик яратып кабул итте. Аны беренче тапкыр укуга Зифа Кадыйрова үзе дә килде, тыңлады һәм ризалыгын бирде. Минем үземә дә бу әсәр белән эшләү бик кызык. Ходай рәхмәте белән нәтиҗәсе дә әйбәт булыр дип ышанып калыйк.

* * * *

Театр мөдире Рәшат Фәйзрахманов әйтүенчә, “Язмыш сынавы” спектаклен хатын-кызларга багышлап, халыкара бәйрәм уңаеннан, 4 марттан күрсәтә башлаячаклар.

XS
SM
MD
LG