Канада төньягында Саскачеван вилаятенең Ла-Лош авылында урта мәктәптә бер укучының ут ачуы нәтиҗсендә дүрт кеше һәлак булган, икесенең хәле авыр. Ут ачучы тоткарланган.
Әлеге хәлнең нидән килеп чыгуы һәм нечкәлекләре билгесез. Һәлак булучыларның икесе аның туганнары, ә берсе укытучы.
Лаш-Лошта нигездә асаба халыкларны тәшкил иткән ике меңнән артык кеше яши. Анда эшсезлек хөкем сөрә.
Давос форумында катнашкан Канада премьер-министры Джастин Трюдо һәлак булучыларның туганнарының кайгысы белән уртаклашты.