Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле театр артисты Наил Шәйхетдинов вафат


Халык артисты Наил Шәйхетдинов
Халык артисты Наил Шәйхетдинов

Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов белән хушлашу иртәгә театр бинасында узачак.

25 гыйнвар көнне Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләгән Наил Шәйхетдинов вафат булды.

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан”- Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”- Хәмзин, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкарды.

Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. Илдар Юзеевның "Бөркетләр кыяга оялый"да Баязит, Юныс Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Хәй Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, Максим Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Таҗҗи Гыйззәт, Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердлау, Казакъ киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

“Наил Шәйхетдинов башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды”, диелә театрның матбугат үзәге хәбәрендә.

Мәрхүм белән хушлашу 26 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Тинчурин театрында узачак.

XS
SM
MD
LG