Accessibility links

"Әгәр пәйгамбәрнең айфоны булса..."


"Әгәр пәйгамбәрнең айфоны булса..."
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

"Әгәр пәйгамбәрнең айфоны булса..."

Казанның Гали мәчетендә бер төркем татар-мөселман яшьләре "Әгәр пәйгамбәрнең айфоны булса" дигән дискуссион түгәрәк өстәл оештырды. 22 гыйнварда үткән әлеге чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Очрашуда мөселман яшьләре өчен смартфоннарны дөрес куллану кагыйдәләре кирәклеге әйтелде.

Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы үткән елда оешкан. Монда айга ике тапкыр актив мөселман яшьләре җыела һәм төрле темаларга фикер алышып, сөйләшәләр. Бу чараны оештыру өчен җаваплы Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әйтүенчә, Мөхәммәт пәйгамбәр белән бәйле социаль челтәрләр, телефоннар темасы юктан барлыкка килмәгән.

“Бүгенге заман – ул интернет заманы, без социаль челтәрләрсез үзебезне күз алдына китерә алмыйбыз: Вконтакте, Фейсбук, Инстаграм. Кеше шушы виртуаль дөньяга кереп батты ки, хәтта аның гыйбадәт кылу, Аллаһ турында уйларга вакыты да юк. Яшьләрнең намазга барганда да, аннан чыкканда да телефонга текәлгәнен күрәбез”, ди Айгөл.

Сөйләшү барышында яшьләр өч такымга бүленә һәм һәрберсе бирелгән тема буенча фикер туплый, җавап әзерли. Дискуссион очрашуны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, чараны диния нәзарәте оештырды. Максатлары – яшьләрнең сөйләм телен баету, рухи белем бирү, ораторлык сәнгатен үстерү. “Без монда дини белем бирмибез, фикер йөртергә, үз сүзеңне дәлилләп әйтә белергә өйрәтәбез”, дип тә өстәде Биктимерова.

Кайбер катнашучыларда очрашу барышында куелган “Пәйгамбәрнең айфоны булса” дигән тема тулысынча ачылып бетмәде дигән хис калды. Дөресрәге, фикер сөреше социаль челтәрләр, интернет, телефоннан сөйләшү әдәпләренә кайтып калды. Мөхәммәт пәйгамбәргә бәйле фикерләр дә яңгырады. Айгөл Биктимерова чара башында “Пәйгамбәр безнең урында нишләр иде? Гыйбадәткә вакыт бирмичә, социаль челтәрләрдә утырыр идеме?” дигән сорау куйды. Үзе үк соравына җавап та бирергә тырышты.

"Пәйгамбәр айфон мөмкинлегеннән, интернет заманыннан файдаланып, яшьләрне исламга дәшкән булыр иде. Әлбәттә, ул фанатларча, башын югалтып түгел, ә вакытны исраф итмичә, дәрәҗәсен белеп кенә әлеге мөмкинлекне кулланыр иде”, ди оештыручы.

Катнашучы һәм координатор Айназ Зарипов, пәйгамбәрнең телефоны булса, ул аны иң файдалы эштә кулланыр иде дип уйлый. “Мәсәлән, Аллаһтан иңгән Коръән аятен сәхәбәләргә WhatsApp аша аңлатып тасвирлар иде. Электрон гаджетлар, социаль челтәрләргә ул бәлки каршы да булмас иде, ләкин виртауль тормышта яшәүне хуп күрмәс иде”, ди егет.

Рузанна Хөснетдинова исемле катнашучы очрашуны бөтенләй икенче сораудан башлап җибәрү теләген әйтте. “Мөмкинлегем булса, мин пәйгамбәрнең интернет челтәрендә нинди битләр һәм блоглар алып баруы белән кызыксыныр идем һәм алай гына да түгел, аның ул битләре мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуын да ачыклар идем”, диде Рузанна русчалатып. Шул рәвешле түгәрәк өстәл күбрәк рус телендә барды, оештыручылар бу хәлне кайбер мөселман яшьләренең татарча белмәве белән аңлатты. Киләчәктә бәлки русча-татарча үткәрербез дип ышандырды республиканың диния нәзарәте вәкилләре.

XS
SM
MD
LG