Кремльдә Би-би-си телеканалының Русия президентын коррупциядә гаепләгән "Путинның яшерен байлыгы" ("Тайное богатство Путина") фильмын "уйдырма һәм яла ягу" дип атадылар. Президент сүзчесе Дмитрий Песков әлеге гаепләүләрнең бернинди нигезе юк дип белдергән. Бу хакта «Интерфакс» яза.
"Путинның яшерен байлыгы" фильмында Путинның коррупциягә катнашы турында АКШ финанс министрлыгында Русиядәге санкцияләр өчен җаваплы бүлек җитәкчесе Адам Шубин белдергән иде. Ул Русия президентының елына 110 мең долларга якын хезмәт хакы алуы турындагы мәгълүматның Путинның чын финанс хәле күрсәткече түгеллеген әйтте.
Сишәмбе көнне Песков бу гаепләүләрне дәлилсез дип атады. Аның сүзләренчә, бу АКШ министрлыгы абруена тап төшерә. Ул шулай ук Кремльның АКШтан Путинның коррупциягә катнашы барлыгы турындагы дәлилләрне таләп итмәячәген әйтте.
"Моның ниндидер яңгырашлы гайбәт түгеллеген исбатлау өчен хәзер инде дәлилләр китерү бу оешманың бурычы", диде Песков.