Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендәге төрек ширкәте салым түләмәүдә гаепләнә


Мари Иленең Волжский районындагы Төркия ширкәтенә салым түләмәүдә гаепләү белдерелгән.

Мари Иленең Волжский районында машина җиһазлары җитештерүче Төркия ширкәтенең 2011-2013 елларда салым түләмәгәне ачыкланды, дип хәбәр итә "7x7". Ширкәт Русиядә гадәти булган салым түләмәү юлын сайлап, төзелешкә акчаларны кирәгеннән артык итеп күрсәткән һәм салым акчаларын түләмичә котылган, дип фаразлана. Ширкәткә бер миллион сум штраф билгеләнгән.

Мари Иленең Салым хезмәте бу тикшерүнең һәм штрафның ике ил арасындагы киеренкелеккә катнашы юк, дип ышандыра. Тикшерү узган елның беренче ярты елында уздырылган.

Бу ширкәтнең эшен туктатканы хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG