Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Барак Обама мәчеткә килде


АКШ президенты Барак Обама мәчеткә килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

АКШ президенты Барак Обама мәчеткә килде

Барак Обама президентлык мөддәте тәмамланганда беренче тапкыр мәчеткә барды. Соңгы вакытта басымга дучар булган американ мөселманнарына ул яклау белдерде.

АКШ президенты Барак Обаманың Вашингтон белән Нью-Йорк арасында урнашкан Балтимор мәчетенә баруын сайлаулар алдыннан демократлар намзәте Һиллари Клинтонны яклау һәм мөселманнарга теләктәшлек буларак бәяләнде.

АКШта исламга каршы чыгышлар арта барганда, консерватив американнар радикаллардан куркып мөселманнарга карашны үзгәртә. Илгә мөселман мигрантларны кертмәскә чакырган республикан намзәте Дональд Трампны яклаучылар арта.

Мәчеткә кергәч Обама да аяк киемен салды
Мәчеткә кергәч Обама да аяк киемен салды

Обаманың үз чыгышларында исламның террорга каршы көрәштә көче зур, дип әйткәне булса да, моңарчы үз илендә мәчеткә барганы юк иде әле. Аңа кадәрге президент Джордж Буш та 2001 елның сентябрендә Әфганстанда сугыш башлангач мәчеттә булып киткән иде.

Демократ Һиллари Клинтон мөселман сайлаучыларын үз ягына тартырга тырыша. Клинтонның дәүләт департаментында эшләгәннән бирле иң якын ярдәмчесе – мөслимә Хума Абедин. Мөселманнар арасында Һиллари Клинтонны яклаучылар күбрәк. Казанга 2009 елда сәфәре вакытында Һиллари ханым Кол Шәриф мәчетендә булып киткән иде.

XS
SM
MD
LG