Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Ислам дөньясы сәнгате" фестивале башланды


Фестивальне ачу чарасында катнашучылар
Фестивальне ачу чарасында катнашучылар

3 февраль Уфада "Ислам дөньясы сәнгате" исемле халыкара фестиваль ачылды. Чараның максаты – ислам нигезләренә мөрәҗәгать итү, аның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен барлау һәм халыкка җиткерү, һуманлык орлыклары чәчү. Фестиваль ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальне ачу тантанасы Михаил Нестеров исемендәге сәнгать музеенда узды. Анда Русиянең баш мөфтие ТәлгатьТаҗетдин, Иран республикасы илчелеге вәкиле Сирус Борзу, Мәскәү шәһәре, Чечня, Дагыстан, Коми республикалары, Сарытау, Оренбур өлкәләреннән, Пермь краеннан килгән мөселман дин әһелләре катнашты.

Чарада шулай ук Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстан башлыгы каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр шурасы рәисе Вячеслав Пятков һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Фестивальне рәсми ачканнан соң чарада катнашучылар сәнгать музеендагы күргәзмә белән танышты. Чараның кураторы, күренекле рәссам Айдар Гәрәев сүзләренә караганда, шамаилләр һәм каллиграфия бәйгесенә 54 рәссамның 250 эше кабул ителгән.

"Мондый чараның Уфада беренчегә узуы. Бәйгедә Кавказдан алып Русиянең Европа өлешенә кадәр һәм Беларус, Иран дәүләтләре рәссамнары катнаша. Аеруча Петербур, Владимир, Екатеринбур, Казан, Махачкала, Грозныйдан күп эшләр килде. Фестиваль кысасында узачак калган чараларга килгәндә, “Ислам сәнгате һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый байлыгы” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. “Мирас” галереясында Айдар Гәрәев һәм Җәмил Әхмәтгалиевның “Рух геометриясе” дигән каллиграфия күргәзмәсе эшләячәк, Халыкара каллиграфия һәм шамаилләр бәйгесе һәм “Илаһи сәнгать” дигән семинар узачак. Чараны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү 27 февраль үтәчәк”, дип сөйләде Айдар Гәрәев.

Фестивальне ачу чарасында төп чыгышларның берсен Русиянең баш мөфтие ТәлгатьТаҗетдин ясады:

ТәлгатьТаҗетдин (уртада)
ТәлгатьТаҗетдин (уртада)

“Рәссам кеше рәсемен төшергәндә аның үзгә сыйфатлары: борыны, колагы яки ачык авызын дөрес туры китереп төшерергә омтыла. Ә табигать күренешләрен төшергәндә ул Алла турында уйлый. Чөнки бар дөнья, тирә-як шуңа этәрә. Йөзегезне, карашыгызны кая гына юнәлтсәгез дә, анда Алла гәүдәләнә. Кем һәм нәрсә булуга карамастан, куянмы ул, жираф яки филме, пальма яки каен агачымы, ул Алланы искә төшерә. Чөнки аларның барысын да Аллаһы Тәгалә яраткан. Ходай – бик кодрәтле һәм нечкә зәвыклы рәссам.

​Каллиграфиягә килгәндә, бу эшләргә күпме вакыт һәм мәхәббәт салынган. Аларны иҗат иткәнче рәссамнар берничә шешә бушата алган булырлар иде. Бу эшләрдә күпме тырышлык, фикер салынган. Алар дога кебек. Гарәпчә язу бик авыр, әз генә ялгышлык булса да, ул язмада ачык күренә. Рәссам иҗат иткәндә кемдер ишекне ачып япса да, ул аның эшендә чагылуы мөмкин. Каллиграфия – ул йөрәк кардиограммасы кебек төгәл. Ул – илаһи иҗат. Аның белән безнең изге китабыбыз – Коръән язылган”.

Сайдамат Мусаев
Сайдамат Мусаев

Чарада Русия төбәкләреннән килгән дини оешма вәкилләре, Башкортстандагы милли оешма җитәкчеләре дә кыска гына чыгыш ясады. Башкортстан чеченнары оешмасы рәисе Сайдамат Мусаев заманында беренче чечен руханиларына Башкортстанда белем бирү мөмкинлеге биргән өчен баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Чечен республикасының бүгенге җитәкчесе Рамзан Кадыйровны "Русия патриоты" дип атады, аны якларга, теләктәшлек белдерергә чакырды.

Фестивальне тантаналы ачудан соң чарада катнашучылар бергәләп ахшам намазын укыды.

XS
SM
MD
LG