ЮНЕСКО төркеменә Германия, Баһрәйн, Латвия вәкилләре кергән. Бүген алар Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыять институты җитәкчелеге белән очрашты, татар тарихчылары һәм студентлар белән бергә секцияләргә бүленеп эшләде.
Делегацияне Бранденбург технология университетының мәдәни мирас белән идарә итү бүлеге деканы Бритта Рудольф җитәкли.
Бритта ханым Татарстанның потенциалын югары бәяләвен җиткерде:
"Сезнең Казан Кирмәне һәм борынгы Болгар каласы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә инде кергән. Ләкин безнең оешмада тагын өч програм бар: матди булмаган мирас, дөнья хәтере һәм кеше белән биосфера програмнары. КФУ галимнәре белән бергәләп бүген һәм иртәгә узачак фикер алышуларда әлеге програмнарда Татарстанны катнаштыру юлларын барлаячакбыз", - диде ул.
ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы турындагы конвенциясе 2003 елда кабул ителгән булса да, Русия аны һаман да расламаган. Татарстан әлеге исемлеккә Сабан туе бәйрәмен кертергә тели. Әмма Русия федерациясе составында булгач, республика бөтен кирәкле документларны әзерләп куйган очракта да, Русия конвенцияне расламыйча, берни эшләп булмаячак.
"Ни өчен Русия бу конвенцияне һаман расламый соң?" дигән сорауга галимнәр теләр-теләмәс кенә "эш - милли сәясәттә", диләр. Янәсе, Русия халыклары үзләренең мәдәни мирасын бөтен дөньяга танытырга теләсә, конвенция расланган очракта, Мәскәү моңа бернинди киртә куя алмаячак. Әлегә Русиядән ике гариза әзер: берсе - Байкүл аръягында яшәүче старообрядецларның халык авыз иҗаты, икенчесе - якутларның "Олонһо" дастаннары.
Шулай да, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев фикеренчә, якындагы берничә елда Мәскәү конвенцияне барыбер раслаячак. "Аңа кадәр без Сабан туен матди булмаган мирас исемлегенә кертер өчен, бөтен эшләрне башкарып, әзер килеш көтеп кенә торырга тиеш", - ди ул.