Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда блогерлар белән журналистларны чагыштырдылар


Очрашудан күренеш
Очрашудан күренеш

13 февральдә "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә "Блогерлар журналистларга каршы: киләчәк кем кулында?" дигән фикер алышу узды. Оештыручылар чарага якынча 20-30 танылган мәгълүмат чарасы вәкилләрен һәм блогерларны чакырып, аларны капма-каршы утыртты.

Иң элек LiveJournal блогеры Нияз Латыйпов сүз тотты. Ул үз нотыгында Татмедианың кәгазь басмаларын тәнкыйть утына тотты. "Кәгазь басмаларны бетерергә кирәк. Алар күп кәгазь, агач сарыф итәләр. Полиграфия эшләренең дә чыгымнары күп. Редакцияләрне тотырга да акча кирәк", ди ул. Кәгазь басмаларга альтернатива буларак ул Татмедиа акчасына һәр абүнәчегә планшет өләшергә тәкъдим итте.

Журналистлар исә бу фикерне хупламады, чөнки, аларның сүзләренчә, Татмедиа абунәчеләрен күпчелек өлкән буын тәшкил итә һәм алар планшет куллануга күнекмәгән булырга мөмкин.

KazanFirst баш мөхәррире Ян Гордеев чыгышын журналистиканың киләчәгенә багышлады. "Журналистиканы үлә диләр. Ул яшәячәк! Ләкин үзгәрәчәк. Ул үзгәрә торган һөнәр. Көн саен мәгълүмат күләме арта, ләкин журналистлар кими", ди ул.

Алып баручыдан "без кемгә күбрәк ышанабыз: блогерларгамы, журналистларгамы?" дигән сорау яңгырагач, журналистлар юрганны үз ягына тартты, янәсе аларның һөнәре мәгълүматны җентекләп тикшерерүне, раслауны таләп итә.

Журналист Рәдиф Кашапов Татарстанда блогларның ялган мәгълүмат таратуы очракларын искә төшерде. Аның сүзләренчә, ел башында Рәис Сөләйманов тирәсендә гауга булганда, Татарстан ЖЖ-сында бу хакта түләнгән постлар пәйда булган.

Шунысы кызык, чарага килгән блогерларның күбесе, журналистлардан аермалы буларак, Сөйләмановның кем икәнен белмиләр булып чыкты. Алып баручылар исә фикер алышу сәясәткә кереп киткәч тизрәк теманы күчерергә ашыкты.

КФУ ректораты киңәшчесе Юрий Алаев блогерларны "блохерлар" дип атады. "Аларга йә берәресен "тролльләргә", йә мактарга гына кирәк", ди ул.

Элек Татарстан басмаларында эшләгән журналист Александр Удиков хәзер блогерлар ягына күчкән. Аның сүзләренчә, республика журналистлары цензура аркылы үтәргә дучар. Шуңа күрә кайберләре блогерларга әверелә.

"Хәзер мин блог белән генә акча эшлим. Күпчелек Татарстан журналистларыннан күбрәк акча алам", дип мактанды Удиков.

Рәдиф Кашапов фикеренчә, Татарстанда блогерларның әһәмияте бар, чөнки гадәти мәгълүмат чараларының сыйфаты түбән. Аның сүзләренчә, Татмедиа басмаларына блогерларга урын бирергә кирәк.

Рәдиф Кашапов Татарстан блогерлары турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00


Ахырда чара дәвамында барган тавыш бирүнең нәтиҗәләрен әйттеләр. Ул Штабның Вконтакте сәхифәсендә барган, анда "киләчәк кем кулында: блогерлар яки журналистлар?" дигән сорау куелган. Нәтиҗәдә 552 кеше блогерлар, 280 кеше журналистлар өчен тавыш бирде.

Гомумән алганда, очрашуда конструктивлык күзәтелмәде, ләкин ике төркем уртак темалар, мәсәлән, Татарстанда мәгълүмат чаралары һәм сүз иреге турында сөйләшү урынына рәхәтләнеп бер-берсенә гаепләүләр атып утырды.

XS
SM
MD
LG