Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриягә гаскәр кертү хәбәрен кире какты


Төркиянең хәрби диңгез көчләре
Төркиянең хәрби диңгез көчләре

Төркия саклану министры Дәмәшкнең "Төркиянең 100 хәрбие Сүриягә керде" хәбәрен "дөрес түгел" диде.

Төркия саклану министры Исмет Йылмаз Анадолу хәбәр агентлыгына "Төркиянең 100 хәрбие Сүриягә керде дигән сүз дөрес түгел", дип белдерде. Бу хакта хәбәрне Дәмәшк тараткан иде. Моннан тыш Согуд Гарәбстан үзенең F-16 сугыш очкычларының берничәсен Төркиядәге базага күчергән, дигән хәбәрләр бар. Министр моны расламады, әмма ихтималын кире какмады. Бүген бу хакта сөйләшүләр дәвам итәчәк.

Якшәмбе көнне Мюнхенда тәмамланган 52нче Иминлек конференциясендә Мәскәүнең Сүрия низагындагы роле кискен тәнкыйтькә дучар булды. АКШ сенаторы Джон Маккейн оппозиция белән Башар Әсад көчләре арасында көч куллануны туктату турындагы килешү тулысынча Русия президенты Владимир Путин файдасына, халыкара җәмәгатьчелек өчен аның файдасы юк, диде. Мәскәүдән Мюнхен конференциясенә беренче тапкыр президент түгел, премьер-министр Дмитрий Медведев барды. Медведев үз чыгышында Сүриядәге низагның сәбәбен "читтән булган басым" нәтиҗәсе, дип атады һәм көнбатышны "яңа салкын сугыш" башламаска чакырды.

XS
SM
MD
LG