Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 16 февраль хөкүмәт йортында Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Орденнар, мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәләр белән сәнәгать, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү өлкәсе, дәүләт хезмәте һәм идарә, эшкуарлык, юристлар, фән һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәгълүмат чаралары, архитектура һәм мәдәният вәкилләре, барлыгы 48 кеше бүләкләнде.
Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты, күп еллар татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеген җитәкләгән Рамил Бигнов Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Бигновның "туган телне өйрәнү җаваплылыгы иң башта гаиләдә булырга тиеш", дигән сүзләре кискен тәнкыйтькә тотылган иде. Үзе ул Җәмәгать пулатында рәис итеп билгеләнү алдыннан татар оешмалары җитәкчелегеннән китте.