Accessibility links

Воронежда "Сбарро" ресторанында эшләүчеләр хезмәт хакын таләп итеп чыкты


"РИА Воронеж" фотосы
"РИА Воронеж" фотосы

Воронежда 20ләп кеше 2015 елның башыннан бирле биреп бетерелмәгән хезмәт хакларын таләп итеп урамга чыкты.

Воронежның үзәк мәйданнарының берсендә 16 февраль көнне 20ләп кеше хезмәт хакларын таләп итеп чыкты. "Сбарро" итальян ашлары челтәрендә эшләүчеләр 2015 ел башыннан бирле акчаны тулысынча алмаган, дип хәбәр итә "РИА Воронеж".

Урам җыенын Мәскәү һәм җирле һөнәр берлеген оештырырга ярдәм иткән. Хезмәт хакы алмый башлагач эшчеләр рестораннардан киткән. Элекке хезмәткәрләр прокуратурага гаризалар биргән. Чарада катнашучыларның берсе 120 мең сум хезмәт хакын алмаганын белдерде.

Мәскәүдә "Сбарро" челтәрендә эшләүчеләр акча таләп итеп бер кешелек протест чаралары уздырды. Мәскәүдә 12 ресторанда эшләгән кешеләргә 2015 елның октябреннән декабренә кадәр 1.3 млн сум түләнмәгән.

"Сбарро" рестораннары Казанда һәм Уфада да бар.

XS
SM
MD
LG