Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсендә Google, Whatsapp куллануны тыя башладылар


Ел башыннан бирле хастаханәләр, уку йортлары хакимиятләрнең чит ил серверларын кулланмаска дигән катгый күрсәтмәләрен ала башлады.

Ульян өлкәсендәге бюджеттагы оешмаларга чит илләрнең мәгълүмати серверлары: Google, Yahoo, Skype, Whatsapp, Viber, Telegram һәм башкаларны куллануны тыя башладылар.

Ел башыннан бирле хастаханәләр, уку йортлары хакимиятләрнең чит ил серверларын кулланмаска дигән катгый таләпләрен ала башлады. Сәбәбе – төбәкнең мәгълүмати иминлек комиссиясе 2015 елның декабрендә әнә шундый карар чыгарган.

Ульян өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Светлана Опенышева, түрәләргә, бюджет оешмаларның хезмәткәрләренә чит ил серверларын эш урыннарында гына кулланырга ярамый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, эштә кулланыла торган документлар чит ил серверларына эләкмәскә тиеш. Опенышева бу таләп шәхси санакларны, смартфоннарны куллануга кагылмый, дип әйтә. Әмма төрле оешмаларның җитәкчеләре, бу кисәтү теләсә нинди җиһаз аша чит илләрнең серверларына керүне тыя, дип аңлата.

XS
SM
MD
LG