Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин фестивалендә мигрантлар турында фильм җиңде


Җиңүче режиссер Джанфранко Рози
Җиңүче режиссер Джанфранко Рози

Халыкара Берлин фестиваленең төп бүләген, "Алтын аю"ны Европага омтылган мигрантлар турындагы фильм яулады.

Ел саен үткәрелгән Халыкара Берлин фестивале нәтиҗәләре ясалды. Кинофестивальнең җиңүчесе итеп мигрантлар турында "Диңгездәге ут" (Fuocoammare) документаль фильмы алды. Италия һәм Франциядә төшерелгән бу фильм Африкадан Европага күченергә омтылган кешеләр турында. Фильм режиссеры Джанфранко Рози Лампедуза итальян утравында мигрантлар белән бер ел үткәргән.

Режиссура өчен "Көмеш аю" бүләгенә "Киләчәк" (L'avenir) фильмы өчен Миа Һансен-Лов лаек дип табылды. Иң яхшы актер буларак "Хеди" фильмы өчен тунислы Мәҗит Мастура танылды. Бу фильм иң яхшы дебют дип тә аталды. Иң яхшы актриса өчен бүләкне данияле Трине Дүрһольм алды ("Җәмәгать" - Kollektivet фильмы өчен).

Гран-при бүләгенә "Сараевода үлем" (Smrt u Sarajevu​) фильмы лаек булды. Иң яхшы сценарий өчен "Мәхәббәт кушма штатлары" (Zjednoczone Stany Milosci) фильмы бүләкләнде.

Быел хөкемдарлар төркемен танылган Һоливуд йолдызы Мэрил Стрип җитәкләде. Берлин кинофестивалендә еш кына сәяси эчтәлекле, геосәяси мәгънәгә ия булган фильмнар бүләкләнә.

"Диңгездәге ут" фильмы трейлеры:

XS
SM
MD
LG