Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Русия Сүриядә хәрби җинаятьләр кыла


Amnesty International мәгълүматларына күрә, Русия һава көчләре аңлы рәвештә соңгы атнада тыныч халык һәм коткаручыларны утка тоткан.

Amnesty International хокук яклау үзәге Сүриядәге "коточкыч" хәрби җинаятьләрдә Русияне гаепләде. Оешма мәгълүматларына күрә,соңгы атнада Русия хәрби очкычлары аңлы рәвештә тыныч халыкка һәм коткаручыларга ут ачкан.

Sky News телекомпаниясенә интервьюда Amnesty International кризис програмы җитәкчесе Тирана Хәсән утлы һөҗүмнәрнең шул исәптән мәктәпләр, хастаханәләр һәм торак йортларга да алып барылуы турында оешманың дәлилләре бар, диде.

Хәсән сүзләренчә, ватандашлар объектларын утка тоту бу инде үзе үк хәрби җинаять, шул ук вакытта яңадан-яңа һөҗүмнәр турында мәгълүматлар килә тора. Әлеге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә яраланганнарны эвакуацияләргә һәм мәетләрне чыгарырга тырышкан һуманитар миссия вәкилләре һәм тыныч халык һәлак була һәм яралана.

15 февральдә Сүриянең көнчыгыш өлешендәге Һәлеб шәһәрендә утка тотылган торак йортлардан видео чыккан иде. Анда коткаручылар Русия тарафыннан утка тотылган урыннан биш яшьлек малайның мәетен алып чыгарга тырыша. Аның игезәк туганы, апасы һәм анасы да һәлак булган. Әлеге хәл Сүрия оппозициясе контролендәге районда була. Коткаручылар сүзләренчә, ватандашлар объектлары һәр көнне һөҗүмнәргә дучар була, шул исәптән тыелган тәлгәшле бомбалар да кулланыла.

Русия әлеге гаепләүләрне кире кагып килә.

XS
SM
MD
LG