23 февральдә Русиядә халык телендә "ир-атлар көне" дип йөртелгән уйдырма бәйрәм совет чорында рәсми рәвештә Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне дип аталса, 1993 елдан башлап Ватанны саклаучылар көне булып китте. Ә 2002 елдан Дәүләт Думасы карары белән ул ял көне дип игълан ителде. Бу көн уңаеннан Азатлык Башкортстанның баш хәрби комиссары вазифасын башкаручы Риф Вәлиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Сүзне Башкортстандагы хәрби комиссариат һәм аның Русиядәге урынын телгә алудан башласак иде.
– Башкортстанда хәрби комиссариат 1917 елның 5 мартында оештырыла. 1918 елның 23 августында Идел буе хәрби округы оештырылганнан соң ул шуңа керә. СССР таралганчы илдә 16 хәрби бүлге бар иде. 1998 елдан аларның саны җидегә, 2010 елдан дүрткә калды. Алар: Көнчыгыш, Көнбатыш, Көньяк һәм Үзәк хәрби бүлгеләр. Без Үзәк хәрби бүлгегә карыйбыз. Аңа 2нче, 41нче санлы гомумгаскәри армияләр һәм 14нче санлы һава гаскәрләренә каршы һәм Хәрби һава көчләре армияләре, шулай ук Таҗикстандагы 205нче санлы база керә. Башкортстанда хәрби бүлек хәзер бик аз. Бары тик Уфа һәм Алкино гарнизонннары гына калды. Хәрби чакырылыш ягыннан без Үзәк хәрби бүлгедә соңгы биш-алты елда иң алдынгы төбәк булып исәпләнәбез. Русия буенча да алдынгылардан. Башкортстан егетләре Калининградтан алып Владивостокка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә хезмәт итә. Хезмәткә чакырылучылар саны үзгәреп тора, апрельдә башланачак чакырылышка әле саннар алынмаган. Килешү нигезендә хезмәт итүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә 1,5 мең кеше килешү нигезендә хезмәт итә. Ике меңнән артык кешедән гариза алынган.
– Нинди очракларда хәрби хезмәткә алынмыйлар?
– Сәламәтлек һәм гаилә хәлләренә бәйле рәвештә. Сәламәтлекләре яраксыз дип табылган, ике баласы булган, туганы хезмәт иткәндә мәрхүм булган очракларда хәрби хезмәткә алынмыйлар. Ә Башкортстанда калу өчен бик җитди сәбәпләр кирәк.
– Альтернатив хезмәт ничек оештырылган? Күпме кеше һәм кайда хезмәт итә?
– Бу төр хезмәткә бару өчен дә сәбәпләр кирәк. Гадәттә, дини карашлар, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә алабыз. Аларны Хезмәт министрлыгы эшкә җибәрә. Канун нигезендә, алар Башкортстаннан читтәге төбәкләргә җибәрелә. Альтернатив хезмәт популяр түгел. Бүгенге көндә республикадан ике егет кенә альтернатив хезмәт уза. Язгы чакырылышка дүрт егеттән гариза алынды. Егетләрнең 99 проценты хастаханәләрдә “үрдәк” ташып йөрүгә караганда, кулга корал тотып илне саклауны сайлый.
– Хәрби хезмәттән качып калучылар күпме?
– Вазгыять үзгәргәч, армиягә мөнәсәбәт тә үзгәрде. Хәрби бурычларын үтәмәүчеләргә дәүләт хезмәтенә юл ябылгач, егетләр уйлабрак эш итә башлады. 2013 елда Дәүләт Думасы бу хакта карар чыгаргач, хәрби хезмәтнең абруе да артып китте. Шулай да качып калучылар да бар. Мәсәлән, бер районда тикшерү комитетында эшләүче егет хезмәттән качып йөрде. “Койрыгына баскач”, бик тиз үзе хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерде. Качып йөрүчеләр бүген 110 кеше. Без төрле оешмаларда эшләүчеләрне, беренче нәүбәттә, дәүләт хезмәтендә булучыларны тикшереп торабыз.
– Машина тәрәзәләрендә еш кына: “Законно военные билеты” дигән игъланнарны күрергә туры килә. Моны ничек аңлатыр идегез?
– Бу сорауга җавапны үземнең дә бик беләсем килә. Без андый игъланнар турында прокуратурага мөрәҗәгать итәбез. Алар нигезендә хәрби прокуратура тикшерүләр уздыра.
– Кызганыч ки, хәрби хезмәттәге үлем очраклары турында да хәбәрләр булып тора.
– Узган елга килсәк, Омскидагы хәлләр безнең өчен генә түгел, бар ил өчен зур фаҗига булды. Анда биш егетебез мәрхүм булды. Өч кеше тән җәрәхәтләре алды. Шуларга өстәп, тагын өч егет цинк табутта кайты. Алар үзләренә кул салучылар. Шуларның соңгысын алсак, ул кызыннан хат алгач, үзенә кул салган. Шулай, суицид сәбәпләре өйләренә барып тоташу очраклары ешрак. Иминлек кагыйдәләрен бозу очраклары да була. Берничә ел элек хәрби хезмәттән кайтырга аз гына вакыт калгач, өйрәнүләрдә ике егет БТР астында калып һәлак булган иде. Егетләрнең берсе Чиләбе өлкәсеннән, икенчесе безнең республикадан. Аларны хәрәкәтне көйләүче итеп куйганнар. Читкә чыгып, үлән арасына ял итәргә яткан булганнар.
– Бабайчылык бүген актуальлеген югалтып бара кебек.
– Шулай, хезмәт бер елга калдырылгач, бу мәсьәлә кискен тормый. Ләкин ул тулысынча бетмәс кебек. Чөнки аның тамырлары бик тирәндә ята. Менә, балалар бакчасын гына алыйк. Кем көчлерәк, елгыррак, шул яхшырак уенчыклар белән уйный. Зур төркемнәр белән кече төркемнәрне бергә кушсаң, иң яхшы уенчыкларны зурлар алачак. Мәктәптә дә, югару укы йортларында да шул ук хәл. Ягъни, җәмгыятьтәге күренешләр армиягә дә хас.