Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юбилейда тамаданың кирәге юк


Тамадасыз юбилейда бернинди музыкасыз, кирәкмәгән җырларсыз, тозсыз мәзәкләрдән башка да рәхәтләнеп күңел ачып була.

Бер мәҗлестә булырга туры килде. Туганнарымның берсе 50 яшьлек юбилеен үткәрде.

Иң якын кешеләрне (бертуганнар, килен-кияүләр, балалары, дуслар) чакырганнар. Мәҗлесне кафе-ресторанда түгел, өйләрендә үткәрделәр, җәмгысе 20ләп кеше җыелды.

Табын искиткеч. Хуҗабикә (юбилярның җәмәгате) – аш-суга уңган кеше. Салатлар, әтәч шулпасында пешкән пилмән, тарткан ит белән ясалган өчпочмак дисеңме – барсын да әле хәзер дә авызымнан сулар килеп искә төшереп утырам.

Саллы гына авыл йорты. Табынны "Г" хәрефе рәвешендә итеп зур кунак бүлмәсендә корганнар. Көндезге сәгать дүртләрдә бөтен кунаклар да җыелышкач, мәҗлес башланып китте.

Баштарак ничектер уңайсызрак иде. Хуҗабикә килгән кунакларны кыстый-кыстый: "Мин бүген тамада урынына инде. Салатлар ашагыз, тегесен-монысын кабып карагыз", дип елмаеп кына бүлмәдәге мохитне җанландырырга тырышты.

Берничә минуттан котлаулар да башланды. Котлаган саен кунаклар юбиляр белән бергә кичергән хәлләрне, үткән тормышның күңелле һәм кызыклы вакыйгаларын искә алды. Шунда ук көлешә дә, шаярыша да башладык.

Ярты сәгатьтән мин инде тантана хуҗасы булган абыйның нинди җор телле, ярдәмчел һәм ачык күңелле кеше булганын аңлап җиткергән идем.

Кыскасы, бернинди музыкасыз, кирәкмәгән җырларсыз, тозсыз мәзәкләрдән башка да рәхәтләнеп күңел ачып утырып була икән бит! Кафе-рестораннарда уза торган юбилейларда еш кына бер өстәлдә утырган күршең белән сөйләшә дә алмыйсың – йә тамаданы тыңларга кирәк, йә музыка акыра. Ә монда бөтен кеше бер-берсе белән танышып бетте. Сөйләшеп тә алдык. Ә күптәннән күрешмәгән дус-туганнар иркенләп узган гомерне искә төшереп утырды.

Ихлас, самими, эчкерсез аралашу, күзгә-күз карап сөйләшеп утыру булды ул.

Кафе яки ресторанда тамадалы юбилей кичәсе булса, микрофон янына чыгып котларга кирәк булыр иде – ә ул, никадәр тырышсаң да, ничектер салкынча, рәсмиерәк килеп чыга. Өйдә оештырылган мәҗлестә исә мохит та өйдәгечә, җылы.

Юбилейга тамаданың кирәге юк дигән фикергә килдем. Кеше бит узган юлына нәтиҗә ясый. Юбилей кичәсен мактанып, кеше шаккатырам дип үткәрмәсә – иң якын кешеләрен генә чакыра. Ә алар белән иркенләп аралашып китәр өчен, күп дигәндә, ярты сәгать вакыт кирәк, мәҗлес башындагы боз шул вакытта тулысынча эреп юкка чыга.

Раил Өметбай, журналист Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG