Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольятти татарлары да ана телен өйрәнә


Татар теле дәресе барышы
Татар теле дәресе барышы

Тольятти шәһәрендә татар теле курслары инде өченче ел уза. Аларны алып баручы Гөлназ Әрмәншина сүзләренчә, яшьләрне мотивацияләү авыр бара, шулай да дәресләргә йөрергә теләүчеләр күп.

Самар өлкәсенең Тольятти шәһәрендә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә 28 меңләп татар яши (шәһәр халкының 4,13 проценты). Шуңа бәйле шәһәрдә инде берничә ел дәвамында татар теле курслары үткәрелә. Оештыручылар белдергәнчә, гомумән, шәһәрдә тел белән кызыксыну зур булмаса да, дәресләргә йөрергә теләүчеләр күп.

Азатлык радиосы татар теле курсларын алып баручы Гөлназ Әрмәншина белән элемтәгә кереп, дәресләр белән якыннан танышты. Гөлназ ханым Татарстанның Балтач районыннан. Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Тольятти шәһәрендә 2000 елдан яши.

Гөлназ ханым, Тольяттида татар телен кайчаннан бирле укытасыз?

Гөлназ Әрмәншина
Гөлназ Әрмәншина

– Мин Тольятти шәһәрендә татар телен соңгы өч ел дәвамында укытам. 2013 елның сентябрь аенда Тольяттиның Татищев исемендәге төп китапханәсендә беренче тапкыр курсларымны башлап җибәргән идем.

Ә 2015 елда курсларны татар автономиясендә ачтык. Татар телен укыту дәресләре монда ноябрь аенда башланды.

Курсларны кем оештыра?

– Финанс һәм укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен Тольяттиның милли татар автономиясе үз өстенә алды. Гыйнвар аеннан балалар өчен дә төркем эшли башлады.

Дәресләргә кемнәр йөри?

– Дәресләргә атна саен 12-15 кеше йөри. Алар арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Тел белән кызыксыну артык зур дәрәҗәдә булмаса да, укырга йөрергә теләк белдерүчеләр шактый.

Ниндиерәк дәреслекләр, методикалар кулланасыз? Өстәмә чаралар үткәрәсезме?

Дәрес барышы
Дәрес барышы

– 2013-2014 елларда минем курсларыма йөрүчеләр татар теленең грамматикасы белән танышсалар, быел укучыларым татарча дөрес сөйләшергә өйрәнә. Бу максатка ирешергә К.Фәтхуллова һәм Ә.Юсупова чыгарган "Татар теле – күңелем теле" дигән китап белән аудиоязмалар җыентыгы ярдәм итә.

Әлбәттә, күп кенә дәресләребез еш кына татар халык җырларының сүзләрен өйрәнү, тыңлау белән тәмамлана. Шул рәвешчә, татар халык авыз иҗатына, аның милли йолаларына зур игътибар бирәм.

Ә балалар белән телне өйрәнгәндә татар мультфильмнарын бик рәхәтләнеп карыйбыз, "бармак" уеннарын, тизәйткечләрне өйрәнәбез.

Гомумән, шәһәрдә татар телен өйрәнүне мотивацияләү авырмы? Татар теле бик аз кулланылган шәһәрдә кешеләр нигә аны өйрәнергә омтыла?

– Тольяттида төрле милләт вәкилләре күпләп яши. Шуңадырмы, татар телен өйрәнүне мотивацияләү бик җиңел бирелми. Татар теле бик аз кулланылган шәһәрдә кешеләрнең телне өйрәнергә омтылу максатлары да төрлечә: кемдер киләчәктә Казанга күченеп, югары уку йортларына укырга керергә хыяллана, кемдер үзе өчен ана теле булган татар телен өйрәнергә тели.

Катнаш гаиләләрдә яшәүчеләр исә, тормыш юлдашынының телен, мәдәниятен яхшырак аңлау теләге белән яна.

Тольятти татар яшьләре активмы? Чаралар еш узамы?

Минемчә, Тольятти каласындагы татар яшьләренә активлык җитеп бетми. Чаралар үткәрелә дә кебек, ләкин алар бик аз дәрәҗәдә.

Яшьләргә теләгем шул: төрле чараларда активрак булу, халык белән эшләү өчен телне өйрәнергә кирәк һәм үзеңнең татар булып тууыңнан оялырга бер дә ярамый! Ә киресенчә, татар халкының тарихын һәм аның тамырларын, үзебезнең телебезне яхшы белергә омтыласы иде.

Дәрес барышы
Дәрес барышы

Тольятти шәһәрендә яшәгән Эльдар Тугушев та әлеге татар теле дәресләренә яратып йөри. Әтисе Грузия татары булу сәбәпле, гаиләсе еш күченгән. Рустави (Грузия), Краснодар, Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәп алган Эльдар хәзер Тольяттида татар телен актив үзләштерә.

Эльдар Тугушев
Эльдар Тугушев

"Татар теле дәресләренә инде өченче ел йөрим. Вакыты туры килеп бетмәү сәбәпле, дәресләргә йөрүне туктатырга туры килгән иде. Хәзер, 2015 елның сентябреннән янә татар телен өйрәнәм.

Минем мотивациям бик гади – күңелемдә үземнең татар икәнемне сизәм. Татар телен аңлыйм, ләкин үземә сөйләшергә авыррак шул. Телне камил беләсем килә, туачак балаларыма телне җиткерәсем килә.

Татар теле курслары бик шәп уза. Гөлназ ханым бик оста мөгаллим. Безне телгә бик нык өйрәтергә тели, аның бу эштә ныклыгына гаҗәпләнәм. Дәресләрдә үземне "үзебезнекеләр" арасында кебек хис итәм" дип сөйләде Эльдар Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG