Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе килешүгә әзер икәнлеген белдерде


Сүрия низагында катнашучы якларның берничәсе соңгы көннәрдә вакытлыча килешүгә әзер икәнлеген белдерде.

Сүриядәге төп оппозициядәге берләшмә – Сөйләшүләрдә Югары комитет, аңа Согуд Гарәбстаны ярдәм итә, 27 февральдән утны вакытлыча туктатуга риза икәнлеген белдерде. Югары комитет вәкилләре "тынлык режимы" кертү низагтагы якларның чыннан да сугышны туктатырга теләү-теләмәүләрен ачыклаячак, дип өметләнә.

22 феварль Вашингтон һәм Мәскәү Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре һәм уртачыл оппозиция арасында вакытлычы сугышны туктату турында килеште. АКШ Дәүләт департаменты килешү вакыты 27 февральдән башлана, дип белдерде. Икенче көнне Сүрия тышкы эшләр министрлыгы Димәшкнең "Ислам дәүләте" төркемнәре һәм "Ән-Нурса Фронты"на каршы булган операцияләрдән кала барчасын да туктатачагын әйтте.

24 февраль көнне көрдләрнең "Халык саклану отрядлары" (YPG) вакытлыча килешүгә кушылачакларын белдерде.

XS
SM
MD
LG