Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесе Ана теле көнен зурлады


Бәйге барышы
Бәйге барышы

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә югары сыйныф укучылары һәм көллият студентларының “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” исемле сәнгатьле уку бәйгесе үтте.

Чара 20 февральдә Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә узды. Аны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” дип аталган бәйгедә республика мәктәпләренең тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары, көллият студентлары катнашты. Бәйге тугызынчы сыйныфлар арасында аерым, ун-унбер һәм көллият студентлары арасында аерым төркемнәргә бүленеп узды. Тугызынчылар катнашкан төркем өлкән төркемнән берничә тапкыр зуррак иде.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

Чараны оештырган татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров: “Бу тәүге тапкыр оештыруыбыз түгел. Беренче тапкыр без аны 2013 елда үткәргән идек. Ул елны Экология елы дип игълан иткән иделәр. Шул уңайдан без туган якның гүзәллегенә мәдхия укыган, тирә-як мохитне саклау темасына сәнгатьле уку бәйгесе уздырдык. Узган елдагы ярышны тематик яктан чикләмәдек, ә бары тик Башкортстанда туып-үскән шагыйрьләрнең иҗаты нигезендә уздырдык. Узган ике бәйге декабрь айларында үткән иде.

Бу ел да шулай барыр, традициягә керер дип уйлаган идек, ләкин узган елның декабреннән февральгә күчеререгә булдык. Чөнки декабрь ае болай да чараларга мул ай. Ә иң мөһиме – без бәйгене халыкара Ана теле көне уңаеннан уздырырга дигән фикергә килдек. Чөнки бу көнгә моңа кадәр бик игътибар булмады. Без бу көнне популярлаштыру өчен дә нәкъ әле үткәрергә булдык. Быелгы бәйгене дә Башкортстанда яшәүче шагыйрьләр иҗаты нигезендә уздырдык. Бу аларның иҗатын өйрәнү, халыкка җиткерү, якташ шагыйрьләргә игътибарны арттыру өчен дә кирәк. Чөнки алар, татар булулары сәбәпле, башкорт әдәбиятына да керми, Казанның да игътибары җитеп бетми. Ягъни, гомумтатар әдәбиятына кермиләр дияргә була. Әдәбият белгече Суфиян Сафуанов сүзләре белән әйткәндә, “күпер астында кала киләләр”. Без бу чарада гына булса да аларны күпер өстенә чыгарабыз.”

Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүгә Стәрлетамак шәһәреннән Юлия Исмәгыйлова, өлкән сыйныфлар һәм студентлар арасында Авыргазы районының Толбазы авылы укучысы Рената Шаһиморатова иреште.

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесендә Юлия Исмәгыйлова чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Җиңүчеләргә бүләкләрне Уфадан килгән һәм Стәрлетамак шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, “Берлек” оешмасы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре тапшырды.

XS
SM
MD
LG