Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер түрә еллык хисапларын татарча шигъри рифмага сала


Татарстан дәүләт хезмәткәре елны йомгаклау чыгышын шигъри рифмаларга салган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Татарстан машиналарны иминлек ягыннан тикшерүче техник күзәтүчелек дәүләт идарәсенең еллык утырышында хокук бүлеге җитәкчесе Люция Әблиева рифмага салынган татарча чыгыш ясады.

Заманында Иннополис шәһәрчеге идарәчеләрнең берсе Игорь Носов татарча чыгыш ясап халыкны шаккатырган иде. Күптән түгел Татмедиа агентлыгы утырышында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Ильдар Сәгдатшин да еллык хисабын татарча сөйләде. Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил каршындагы иҗтимагый шура җыелышында да Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхәт Хөснетдинов елга йомгакны татарча ясады.

25 февраль көнне машиналарны иминлек ягыннан тикшерүче техник күзәтүчелек Татарстан дәүләт идарәсенең еллык утырышында бер хисап татарча гына түгел, ә хәтта рифмага салып укылды. Оешманың оештыру һәм хокук бүлеге җитәкчесе Люция Әблиева үзенең чыгышында районнардагы бүлекләр эшенә бәя бирде һәм мактау да, тәнкыйть тә сүзләрен кыстырды. Бу чыгышны аның хезмәткәрләре дәррәү кубып кул чабып каршы алды. Азатлык радиосына Люция Әблиеваның җыелышта ясаган чыгышының хезмәттәшләре төшергән видеоязмасын җибәрделәр.

Люция Әблиева былтыргы коллегиядә дә һәр 43 районга багышлап татарча такмак язып чыгыш ясаган булган. Аның сүзләренә язылган җырларны татар эстрадасы артистлары башкара, ул шигырләре җыентыгын да чыгарган, үзенең туган ягы, Башкорстанда әдәби очрашулар да үткәрә икән.

XS
SM
MD
LG