Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда фотографлар берлегенең хисап күргәзмәсе бара


Кафил Әмиров: "Фотода әтәч белән тавык ярату турында сөйләшә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Казанда Татарстан фотографлар берлегенең икенче хисап күргәзмәсе бара. Анда республикадагы илеләп фотографның йөздән артык эше тәкъдим ителә.

"Перекресток-2016" дип аталган күргәзмәдәге фотоларның күпчелеген Татарстан, Казанда төшерелгән сурәтләр тәшкил итә. Болар арасында башкала пейзажлары, натюрмортлар, портретлар, репортажлар, табигать, янгын, гыйбадәтханәләрдәге мизгелләр аерым урын алып тора.

Фотокүргәзмәнең иң мөһим фотолары арасында Казанның беренче фотографларыннан берсе булган Владимир Бебинның башкала турындагы җитмешләп тарихи фотосы да бар. Әлеге фотоколлекцияне киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр Искәндәр Камалов тәкъдим итте.

26 февральдә фотокүргәзмә ачылышына килгән Татарстанның элекке прокуроры, үзе дә фотограф булган Кафил Әмиров, мондый фотокүргәзмәләрнең фотографларның эшләрен бәяәләү ягыннан бик мөһим булуы турында әйтте.

"Фотокүргәзмәләрдә без үз шәһәребезне, республикабызны фотографларның сурәтләре аша икенче төрле итеп күрәбез. Чөнки фоторәссам үзенчә күреп, үзенчә фотога төшерә.

Әмма мин бервакытта да фотокүргәзмәләрдә берәр фотографның эшен алга чыгармыйм. Кайсы фотографның фотосын ошатуым турында конкрет фамилияләрне әйтмим. Чөнки пенсиягә кадәрге эшем мине, үзеңне күрсәтмәскә өйрәтте. Әгәр мин берәр фотографның эшен мактасам, аңа шундук минем белән таныш булуым турында әйтәчәкләр.

Бүген миңа бер фото бик ошады. Бу фотода әтәч белән тавык тора. Әтәч белән тавык анда ярату турында сөйләшә. Әгәр шушы ике кош-корт ярату турында сөйләшә икән, без дә бу күргәзмәдәге яратуны, алга барышны күрергә тиеш, аның белән сокланырга тиеш", дип белдерде.

Казанның заманча сәнгать галереясында урнашкан фотокүргәзмә 27 мартка кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG