Чечня башлыгы урынына башка кешене табарга кирәк, вакытым тәмамланды, диде Кадыйров. "Иң югары ноктага җиттем. Кадыйров өчен югары нокта бу", диде Рамзан Кадыйров НТВ телевидение каналына.
"Дөресен генә әйткәндә, мин эшлим, һәм бүгенгә кадәр эшләрем яхшы барды. Минем исемне халкыма каршы кулланмасыннар өчен ил җитәкчелеге башка кешене куярга тиеш. Минем вакытым тәмам. Безнең командада бу эшне башкара ала торган яхшы белгечләр бар", диде Кадыйров.
Вазифадан киткәч Кадыйров министр да, депутат да булырга теләми.
"Министр, депутат эшен мин беркайчан да аңламадым, күңелем ятмый", диде Кадыров. Аның вәкәләтләре мартта тәмамлана. Беренче тапкыр Чечня президенты итеп Кадыйров 2007 елның 2 мартында дүрт елга билгеләнде. Шул ук елны Чечня конституциясе үзгәртелеп, республика башлыгы һәм парламент биш еллык мөддәткә күчерелде. 2011 елның 5 мартында Кадыйров икенче тапкыр билгеләнде. Аның тәкъдиме белән Русия республикаларында "президент" атамалары бетерелә барды.
Бу атнада Мәскәүдә Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Яшин Кадыйров эшчәнлеге турында яңа хисабын игълан итте. Анда Чечня башлыгының хосусый гаскәрләре һәм коррупция турында элек билгеле булган һәм яңа мәгълүматлар урын алган.