Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кадыйров дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра"


Илья Яшин Рамзан Кадыйров турында хисап игълан итә
Илья Яшин Рамзан Кадыйров турында хисап игълан итә

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Яшин Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров эшчәнлеге турында хисап игълан итте.

Чечен депортациясе искә алынган көнне Мәскәүдә "Парнас" партиясе рәисе урынбасары һәм бер ел элек Кремль янында атып үтерелгән Борис Немцовның якын дусты Илья Яшин Рамзан Кадыйровның Русия иминлегенә куркыныч тудыруы турында хисап игълан итте.

Үз чыгышын Яшин 1944 елда өйләреннән куылган чеченнарга теләктәшлектән башлады. "Ярты миллион кеше үз өйләреннән, үз җирләреннән куылды – эшелоннар белән илнең башка почмагына җибәрелде", дип язды ул сөйли башлаганчы үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Хисапта инде билгеле булган һәм яңа мәгълүматлар урын алган. Аның бер өлеше "Хосусый армия" дип атала. Бу өзек New Times журналында чыкты. Анда Чечняда Рамзан Кадыйровка гына буйсынган хәрби бүлекләр турында язылган.

Хисап: Оппозиция президент Владимир Путинның зиннәтле тормышына күпме акча туздырылуын санаган.

"Кадыйровка гына тугры булу сугышчыларның үткәненә бәйле. Чечнядагы хәрби бүлекләрдә хезмәт итүчеләр – элекке сепаратистлар. Аларны Кадыйров кайчандыр ярлыкаган. Ул аларга яңадан корал тоттырган, әмма ул коралны үзе кушканнарга каршы күтәрергә кушкан. Шулай итеп, элек Русия армиясенә каршы сугышканнарның эше, акчасы, иреге һәм бөтен тормышлары Кадыйровтан тора", дип язды Дума депутаты Дмитрий Гудков.

Белгечләр Кадыйровка буйсынган кораллы төркемнәрдә 30 меңләп кеше бар дип исәпли. Аларның күбесе эчке эшләр министрлыгы яки Русиянең эчке хәрби бүлекләре хәрбиләре. Хисап авторлары "Кадыйров армиясен" Русиядә иң яхшы әзерлекле һәм җиһазландырылган гаскәр дип исәпли. Аларның Украинаның көньяк-көнчыгышындагы хәрби чараларда, Русия төбәкләрендә ширкәтләргә рейдер һөҗүмнәрдә катнашуларына дәлилләр китерелә.

Немцовның "Путин. Сугыш" исемле хисабында Русиянең Украинада ничек итеп низаг куптарганы тасвирлана

"Экспертлар хисабы" Борис Немцов стилендә тәкъдим ителде. Немцов исән чакта үзе "Путин. Нәтиҗәләр", "Путин. Коррупция", "Галерадагы кол тормышы" исемле хисаплары белән таныштырган иде. Аның "Путин. Сугыш" исемле соңгы тикшерүе Украинаның көньяк-көнчыгышындагы сугышка багышланды. Хисапны Немцов үлеменнән соң 2015 елның 12 маенда Илья Яшин тәкъдим итте.

“Мин мәгълүматне үзем кат-кат тикшердем. Хисапны әзерләргә дистәләп кеше ярдәм итте. Журналистлардан тыш элек Немцов белән эшләгәннәр, волонтерлар булды. Чечняга барып анда эзләнүләр алып баручылар, бу хисапны анда таратырга алынучылар бар. Бу эшнең ни кадәр куркыныч булганын аңлыйм”, диде Яшин Rus2Web сәхифәсенә әңгәмәдә.

Коррупция турында аерым

"Ел саен Чечняга федераль бюджеттан миллиардларча сум акча китә. Республика коррупциягә баткан. Сарайлар, машина кортежлары, алтын пистолетлар – Кадыйров типтереп яшәргә өйрәнгән", диде Яшин Мәскәүдә хисапны игълан иткәндә. "Коммерсант" мәгълүматларына караганда, Әхмәт Кадыйров фондына бюджеттан акча алып эшләүчеләр мәҗбүри рәвештә хезмәт хакларының 10% түләп барган.

Коррупцияне тикшереп фаш итүче халыкара Трansparency International оешмасы Кадыйровны коррупциягә баткан 15 дәүләт хезмәткәре исемлегенә кертте.

Бүген хисап белән таныштырган арада Парнас офисына полиция кереп бинаны бушатырга кушты. Алар моны бинага бомба куелган дип шалтыраттылар, дип аңлатты. Яшин моның провокация икәнен әйтеп, журналистларның хисап турындагы сорауларына җавап биреп бетерде. Чараны уздырмау тырышлыгы кичә дә булган, бинада шартлаткыч эзләгәннәр.

23 февраль иртән Рамзан Кадыйров "Дәүләт иминлегенә куркыныч" исемле хисапны үзенең "ВКонтакте" сәхифәсенә куйды. "Бер кешелек театрга мөнәсәбәтем шул. Аның нәрсә турында әйтәчәген әлегә белмим, әмма буш сүз булачагына иманым камил", дип язды Кадыйров.

Яшин үзенең Фейсбук сәхифәсендә моның өчен Кадыйровка рәхмәтен җиткерде.

Кадыйров Чечня президенты итеп беренче тапкыр 2007 елның 2 мартында дүрт елга билгеләнде. Шул ук елны Чечня конституциясе үзгәртелеп, республика башлыгы һәм парламент биш еллык мөддәткә күчерелде. 2011 елның 5 мартында Кадыйров икенче тапкыр билгеләнде. Быел мартта аның вәкаләтләре тәмамлана.

XS
SM
MD
LG