Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозный митингындагы меңнәрчә кеше Рамзанга миллиардларча сум китерә


Грозныйда Кадыровны яклау митингы
Грозныйда Кадыровны яклау митингы

Грозныйда Кадыровны яклау митингына ярты миллион кеше чыгуы әйтелә. Чечня башлыгының киеренкелекне арттыруы Русия бюджетын 10 процентка киметү турында сөйләшүләр барган көнгә туры килә.

Чечня башкаласы Грозныйда республика башлыгы Рамзан Кадыровны яклап оештырылган чарада катнашучылар саны турында каршылыклы мәгълүматлар килә. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре “Безнең көчебез бердәмлектә” исемле бу чарада ярты миллионлап кешенең җыелуын белдерсә, оппозиция вәкилләре югарыдан төшерелгән видеолар анда 70 меңнән артык кеше җыелмаганлыгын күрсәтә, ди.

Хакимият оештырган бу чара ике атна элек Кадыровның Русиядәге оппозиция турында кискен сүзләре белән башланып киткән дискуссиянең дәвамы булып тора.

Кадыров 12 гыйнварда журналистлар алдында чыгыш ясаганда хакимият системына кермәгән оппозицияне “халык дошманнары” дип атады һәм аларны “хыянәтчеләр” буларак хөкем итәргә чакырды.

Шуннан соң оппозиция социаль челтәрләлрдә “Кадыров – Русия мәсхәрәсәсе” исемле чара башлап җибәрде. Чечня парламенты моңа җавап итеп “Кадыров – Русия горурлыгы” исемле чара оештырды. Тагын берничә көннән Чечня парламенты башлыгы Магомед Даудов Кадыровның Тарзан исемле этенең чит илләрдән чыккан нәселле этләрне яратмавы һәм ул этнең тешләре бик каты кычытуы турында язып Instagramga аның фотосын да чыгарды.

​16 гыйнварда Русия хокук яклаучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре Кадыровны кабат-кабат Русия кануннарын бозуда гаепләп аны вазифасыннан алуны таләп итүче ачык хат чыгарды.

Русия президентының Кеше хокуклары шурасына әгъзалары исә Кадыровның оппозиция турында әйткәннәренә экспертиза әзерли һәм аның нәтиҗәләрен президентка тапшырырга җыена.

Һәм менә Кадыров үзенең абруе ни кадәр югары булуын күрсәтү өчен эш көне булган җомгада зур митинг оештырды. Хәер, республикада эшсезләр саны сиксән проценттан артып китә, аларга эш көне булу-булмау барыбер.

Ташлап калдырылган плакатлар
Ташлап калдырылган плакатлар

Кешеләр әйтүенчә, бу митингка килү мәҗбүри итеп куелган, хәтта совет чорында да күрелмәгән кырыс тәртип билгеләнгән. Анда оппозицияне төрлечә мыскыллаган, Владимир Путин һәм Рамзан Кадыровны зурлаган күпсанлы плакатлар күренде. Әмма кешеләр үзләренә тоттырылган ул плакатларны, митинг бер сәгать тә тулмастан тәмамлану белән, урамда ук ташлап калдырды.

Митингта Кадыров үзе күренмәде. Ул инде әйтәселәрен берничә көн элек “Известия” газетында бастырып чыгарган иде.”Безнең Брагуны авылында бик яхшы психиатрия хастаханәсе бар. Системадан тыш оппозициянең кайнап чыккан реакциясен һәм аңа теләктәшлек итүчеләрне киңкүләм психоз дип бәяләргә була. Мин аларга бу клиник проблемнан дәваланырга ярдәм итә алам һәм уколларны кызганмаячагыбызны вәгъдә итәм. Бер иньекция язылган урында без икене кадый алабыз” ди Кадыров.

Александр Залдостанов чыгыш ясый
Александр Залдостанов чыгыш ясый

Кадыров фондыннан бүләккә мотоцикллар алган, Казанга килеп татарларны да патриотизмга өйрәтергә теләвен белдергән “урыс мотоциклчысы”, “Хирург” кушаматлы Александр Залдостанов әлеге митингта чыгыш ясап “толерантлык уенын” “селәгәй агызуны” туктатырга чакырды һәм “безгә әле ирек өчен сугышырга туры киләчәк. Ирек өчен, Америка демократиясенә каршы сугышырга” дип сөйләде.

Русия Думасы депутаты Адам Делимханов оппозиция вәкилләрен канун бозып булса да җавапка тарту белән янады.

Адам Делимханов
Адам Делимханов

“Кем генә, кайда гына булмасын Чечня республикасы башлыгы, Русия президенты Владимир Путин турында әйткән һәрбер сүзе өчен җавап бирәчәк. Ул кешеләрне без барыбыз да беләбез, исемлекләре кесәләребездә, алар моның өчен җавап бирәчәк. Канун нигезендә җавап бирәчәк. Кануннан тыш та. Алар Русия федерациясеннән читтә булырга да мөмкин, ә башка илләрдә без аларның кануннарын танымыйбыз. Чөнки хыянәтчеләргә мөнәсәбәт бары хыянәтчеләргә карата булган кебек кенә булырга тиеш”, дип чыгыш ясады. Бу чыгыш Лондонда Русиянең элекке иминлек хезмәткәре Александр Литвиненконы үтерү Путин фатихасы белән оештырылган булырга охшый дигән хисап чыкканнан соң бер көн үтүгә яңгырады.

22 гыйнвардагы митинг
22 гыйнвардагы митинг

Кайбер күзәтүчеләр Кадыровның мондый кискен каршылык оештыруын аның Мәскәүдән акча соравы белән бәйли. 2013 елда Чечнягә федераль дотацияләрне ел саен 5 процентка киметә бару турында карар ителгән иде. Ул чакта Кадыров республикага Жерар Депардье, Тимати кебек йолдызларны чакырып аларны хәрби боралакларда йөртте, аларны күпсанлы блогерлар катнашында сыйлап үзе турында хәбәрләрне күбәйтеп җибәрде. Кадыров хәтта ихтыяри буларак Украинага сугышырга китәргә әзер булуын да әйтеп ташлады. Аның бу кыланышлары берәүләрнең ачуын чыгарса, аны якларга сафка басучылар да күп булды. Нәтиҗәдә Чечнягә дотацияләрне киметү карары икенче елга ук онытылды.

Хәзерге кискенлекне исә Кадыров Русия хөкүмәтендә илнең бюджетын 10 процентка киметү турында сөйләшүләр барган көннәрдә башлап җибәрде.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Социаль сәясәт бәйсез институтының төбәкләр програмы мөдире Наталья Зубаревич: “2015 елда барлык төбәкләргә трансферт тулаем алганда 3 процентка кименәндә Чечнягә 8 процент өстәделәр”, ди. 2015 елда Чечнянең 74 миллиард сумлык бюджетының 61 миллиарды, ягъни 83 проценты федераль бюджеттан дотацияләнгән.

Русиядәге башка бер генә төбәкнең дә әле федераль үзәктән бу кадәр күп дотация алганы юк. Шулай итеп, күпләр Рамзан Кадыровның юньле-башлы мәктәп белеме дә юк дип көлсә дә, Татарстан белән Башкортстан кебек донор республикалардан җыелган миллиардларны иң кыйбатлы фонтаннар төзетү өчен үзенә ничек алырга кирәклеген бик яхшы белә ул.

XS
SM
MD
LG