Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровода Немцовны искә алучылар 10 тәүлеккә утыртылган


27 февраль Немцовны Казанда искә алдылар
27 февраль Немцовны Казанда искә алдылар

Керемево район мәхкәмәсе Борис Немцов истәлегенә багышланган җыенда катнашканнарның өчесен 10 тәүләк төрмә һәм штрафка тартты.

"Новый Кузбасс" басмасы хәбәр итүенчә, Кемерово шәһәренең үзәк район мәхкәмәсе карары нигезендә өч кеше 10 тәүлеккә кулга алынган. Борис Немцов истәлегенә багышланган чараны оештырган активистлар Антон Жуков һәм Павел Муравьев моннан тыш 10нар мең сум штрафка тартылган. Урам җыенын камерага төшергән Максим Лаврентьев штрафсыз гына 10 тәүлеккә ябылган.

Дүрт кешегә урам җыеннарын уздыру канунын бозуда гаепләп протоколлар тутырылган, тагын ике кеше полициягә каршылык күрсәтү сәбәпле тоткарланган.

Борис Немцов истәлегенә йөреш оештырырга рөхсәт сорап активистлар Кемерово шәһәр хакимиятенә 16 февраль мөрәҗәгать иткән булган. 30лап кеше шәһәр үзәгеннән йөрешкә чыгарга ният белдергән. Шәһәр администрациясе гариза федераль канунга каршы килми ди, мөрәҗәгатьне кире каккан.

XS
SM
MD
LG