Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитетында Мәскәүдә кечкенә кызны үтерү турында ишетмәгәннәр


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мондый трагедияләрне мәгълүмат чараларында тикшерү кирәкми дигән фикердә.

Сишәмбе Русия думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы Алексей Казаков Мәскәүдә 4 яшьлек кызыны үтерү турында берни дә ишетмәвен белдерде.

Фаҗига турында мәгълүмат чараларының дәшмәвенә карата фикерен сорагач ул: "Күрмәдем, ишетмәдем, ни турында сүз барганын белмим", дигән. Бу хакта "Ачык Русия" фонды белдерә.

Сишәмбе көнне Кремль бу вакыйганы милли яссылыкта карамаска чакырды.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мондый трагедияләрне мәгълүмат чараларында тикшерү кирәкми дигән фикердә һәм федераль каналларның бу җинаять турында күрсәтмәвен хуплый. Песков, Кремль күрсәтмәскә кушкан, дигән хәбәрләрне кире какты.

Дүшәмбе Мәскәү полициясе "Октябрь кыры" метросы янында бала башын күтәреп йөргән хатын-кызның тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсеннән 38 яшьлек Гөлчәһрә Бобокулова булуын хәбәр итте.

Полиция кулында бала башы булган хатын-кызны тоткарлар алдыннан "Октябрь кыры" метросын чолгап алган иде. Бу хәлне күрүчеләр тоткарлар алдыннан хатын-кызның "Аллаһ Әкбәр", дип кычкыруын әйтә.

Бу хәлдән соң социаль челтәрләрдә бала караучыларга һәм үзбәкләргә нәфрәт белдерүдән тыш, балалар хокукларын яклаучы Павел Астаховның полицияне мактавы кискен тәнкыйтькә дучар булды.

XS
SM
MD
LG