Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда транспорт ширкәтләре билет бәясен 28 сумга күтәрүне таләп итә


Билет бәяләре 20 сум булып калган очракта Казанда автобуслар 25%ка кимиячәк, дип кисәтә җәмәгать транспорты ширкәтләре.

Казанда җәмәгать транспорты ширкәтләре билетны 28 сумга күтәргән очракта гына юл бәясенә түләү гадел булачак, ягулыкка һәм алмаш кисәкләргә (запчасть) бәяләр артканга, кайбер маршрутларда йөрү 42 сумга төшә, дип белдерә.

Ширкәт вәкилләре Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан транспорт министры Ленар Сафин һәм тарифлар комитеты башлыгы Марат Зариповка медиа аша ачык хат юллады. Алар килеп туган хәлне "критик" дип бәяли һәм билет бәяләре 20 сум булып калган очракта автобуслар саны дүрттән бергә кимиячәк, дип кисәтә.

"Хезмәт хакларын арттыра алмаганга автобус йөртүчеләр җитешмәү арта", дип тә белдерә Казандагы 13 транспорт ширкәте. Алар арасында ПАТП №2, ПАТП №4, Метроэлектротранс та бар.

2016 ел башында Русия транспорт министры Максим Соколов килеп туган икътисади вазгыять сәбәпле төбәкләргә автобус, троллейбус һәм трамвай чыгымнарының бер өлешен каплау өчен моңа кадәр бирелеп килгән акчаларның 2016 елда инде бирелмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәзер төбәкләрдәге хакимиятләр үзләре хәл итәргә тиеш булачак. Кайбер төбәкләрдә, аерым алганда Сочи һәм Краснодарда, транспортка ташламаларны бетерүгә каршы протестлар булып узды.

XS
SM
MD
LG