Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлесне тыеп кына кырымтатарларны тыеп буламы?


Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл мәхкәмә бинасы алдында бер төркем кырымтатар белән. Акмәчет, 3 март 2016
Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл мәхкәмә бинасы алдында бер төркем кырымтатар белән. Акмәчет, 3 март 2016

3 март Акмәчеттә Кырым прокуратурасы таләбе белән Кырымтатар мәҗлесен тыю хакында беренче мәхкәмә утырышы узды. Киләсе утырыш 10 мартка билгеләнде.

Кырымның Русия билгеләгән прокуроры Наталья Поклонская Мәҗлеснең эшчәнлеген туктату, аны экстремистик оешма итеп тануны таләп итә. Мәхкәмә утырышында Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл, Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, адвокат Джемиль Темишев катнашты. Мәҗлес бу эшнең нигезендә сәяси мәнфәгать ята дип бәяләгән иде.

Формаль яктан караганда, мәхкәмә Мәҗлесне ничек итеп тыячагы билгеле түгел. Мәсьәлә шунда, Мәҗлес Украина заманында да, Русия шартларында да рәсми төркәлмәгән кырымтатар халкының вәкаләтле органы булып торды. Мәҗлеснең күпьеллык рәисе Мостафа Җәмилев еллар буе бу мәсьәләгә ачыклык кертеп килгән кеше. “Мәҗлес теркәлергә тиеш түгел, ул ниндидер оешма түгел, ул кырымтатар халкының вәкаләтле органы, аны халык таный”, дигән фикердә иде ул. Шулай итеп, Корылтай да, Мәҗлес тә аңлы рәвәштә рәсми теркәлмәгән оешмалар иде. Моңа карамастан, алар бүген дә кырымтатар халкының иң югары вәкаләтле органнары булып тора.

Мәҗлесне тыю мәхкәмәсе уза икән, шул теркәлмәгән оешмаларны ничек итеп тыярга мөмкин булганын, мөгаен тик прокурор Поклонская беләдер. Мәхкәмә тыю хакында карарны чыгарырга әзер булганын алдан фараз итергә мөмкиндер һәм бу карар астында сәясәт ятканы да аңлашыла. Кырым прокурорының бу сәяси заказларны үтәргә әзер булганын күрәбез.

Шуны да әйтергә кирәк, Мәҗлесне формаль яктан тыю хакимиятләр, төрле куәт органнары өчен Мәҗлес әгъзаларына карата "кануни" рәвештә репрессияләрне башлап җиберергә юллар ачачактыр. Әгәр бу эш барып чыкса, Кырымда Украина заманында дистә еллар буе эшләп килгән авыл, район, шәһәр Мәҗләсләре әгъзалары шик астына куела, аларга каршы төрле гаепләүләр була ала. Ә Кырымда бүген кимендә 3-3,5 мең төрле дәрәҗәдәге Мәҗлес вәкилләре, 250гә якын сайланган Корылтай делегатлары бар. Мәсәлән, полиция 1 мартта Ленин районының региональ Мәҗлесе рәисе Ленур Аблязимов, 3 мартта Ор капу (Красноперекопски) районы Воинка авылында җирле мөселман мәхәлләсе рәисе Шаип Сулейманов йортларында тентүләр уздырды. Мәҗлес рәисенең урынбасары Ахтем Чийгоз өстеннән җинаять эше, аны бер елдан артык изоляторда тотулары да бер чылбырның алкалары булып тора.

Русиядә киң җәелгән мондый практика хәзер инде Кырымда да кулланыла, тик монда инде һәрбер мондый очракны Мәҗлес, аның тирәсендә берләшкәннәр, АТР бәйсез кырымтатар телеканалы яктыртып, дөнья җәмәгатьчелегенә белдереп торалар. Менә мондый реакция, күрәсең, Мәскәүгә бер дә ошамый. Кырымда һәммә нәрсә яхшы, кырымтатарлар тыныч, имин һәм бик “бәхетле” дигән Мәскәү пропагандасын кырымтатарларның информацион сәясәте юкка чыгара. Киевта калырга мәҗбүр булган Мәҗлес лидерлары Украина җитәкчелеген, төрле иҗтимагый һәм халыкара оешмаларның игътибарын кырымтатарларның Кырымда милли, кеше хокуклары бозылганына даими җәлеп итеп торганнары да хакимиятнең ачуын китерә.

Шул сәбәптән булса кирәк, Мәскәү Кырымда кырымтатарларны яңа мохиткә күндерү, буйсындыру мәсьәләсен турыдан-туры Мәҗлесне тыю белән бәйләп, бу мәсьәләдә нокта куярга әзер. Аның фикеренчә, Мәҗлес бар, димәк, кырымтатарлар аңа карап эш итәләр, Мәҗлес тыела икән - кырымтатарларны инде Русия кырымтатарлары итү мәсьәләсе җиңеләя, ләкин чынбарлыкта Мәскәү бөтенләй икенче нәтиҗәгә ирешеп тора. Аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларга карата ике ел буе ясалган гаделсезлекләр, эзәрлекләүләр, кешеләрнең югалулары, мөселманнарны кануннан тыш кулга алулар, тентүләр, матбугатка ясалган цензура һәм кисетүләр, гомумән, Кырымны яулап алу, шулай ук инде Мәҗлесне тыю, аны экстремист оешма итеп тану гамәлләре дә кырымтатарларны тагын да бердәм булуга чакырып торачак. Мәҗлес тыелса да, кырымтатарларны тыеп булмаячагын Мәскәү “стратеглары” шулай да аңлап бетермиләр, мөгаен.

XS
SM
MD
LG