Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кризис чорында хакимиятләр бераз ирек бирергә мөмкин"


Александр Сидякин праймеризга документ тапшыра
Александр Сидякин праймеризга документ тапшыра

Русия Думасына киләсе сайлауга намзәтләр абайлана башлады. Бердәм Русия праймеризга исемлекләр төзи, коммунистлар намзәтләрен игълан итте, оппозиция фиркаләре дә килештергән исемлек әзерли. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов кризис чорында хакимият дилбегәне бераз бушайтырга мөмкин дип саный.

Татарстандагы фиркаләрнең активлигы арта бара. Республика җирлегендә булачак бер генә сайлауны да Татарстандагы фиркаләр игътибарсыз калдырмый. 27 март Чаллыда Мәләкәс сайлау бүлгесендә Татарстан Дәүләт шурасына өстәмә сайлау үтәчәк. Татарстан парламентындагы бер урын аннан сайлаган депутат вафатыныннан соң бушап калган иде. Инде анда да сәяси көрәш күзәтелә. Бер урынга җиде намзәт дәгъва итә. Аларның дүртесе сәяси фирка вәкилләре. Бердәм Русия фиркасе намзәт итеп кәгазь комбинаты җитәкчесе Андрей Фомичевны күрсәтте, коммунистлардан электромеханик Мансур Гарифуллин, ЛДПРдан хокук белгече Анна Артемьева, Гадел Русиядән ширкәт җитәкчесе Сергей Осипов чыкты. Калган өч намзәт – бәйсез кандидатлар. Белгечләр хәзердән ук хакимият фиркасе вәкиле Фомичевның җиңүен фаразлый.

Дума депутатлары булырга теләүчеләр абайлана башлады

2016 елның сентябрь аенда буласы Дума сайлауга да каты көрәш булырга охшаган. Узган атна Бердәм Русиядән катнашырга теләгән намзәтләрнең исемлеге абайлана башлады. Әлегә фиркадә праймеризга әзерлек бара. Беренчеләрдән булып анда катнашу өчен хәзерге депутат Илдар Гыйлметдинов документларын тапшырды һәм инде хәзердән ук Мәскәү сайлау бүлгесеннән барырга җыенуын хәбәр итте.

Марат Бариев праймеризга документ тапшыра
Марат Бариев праймеризга документ тапшыра

Бердәм Русия фиркасенең Татарстан бүлеге интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 14 намзәт теркәлгән. Алар арасыннан элекке депутатлардан Илдар Гыйлметдиноватан тыш, Марат Бариев, Евгений Гришин, Айрат Хәйруллин да бар.

Александр Сидякин Казанда хәтта фатир яллап, Татарстанга күченүен белдерде. Ул бу атанда праймеризга теркәлү өчен документ тапшырды. Хәзерге депутат Әлфия Кагогина әлегә документ тапшырмаса да, Чаллыдан бер мандатлы бүлгедән сайланырга теләвен бер ай алдан хәбәр иткән иде.

Праймеризга теркәлү узучылар арасында әлегә билгеле кешеләрдән туризм комитеты башлыгы урынбасары Лиана Сәгитованы, элек Гадел Русия фиркасендә булган Эдуард Шәрәфиевны атап була. Калганнары моңа кадәр билгеле булмаган намзәтләр, араларында студент та, финанс директор да, тимерче дә, эшсез дә, депутат ярдәмчесе дә бар. Ахыргы исемлек 22 майга кадәр билгеләнергә тиеш.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Русия коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге дә үзенең исемлеген игълан иткән иде. Әмма анда үзгәреш кертеләчәге көн кебек ачык. Чөнки коммунистлардан сайланган Дума депутатларыннан Василий Лихачев Русия Үзәк сайлау комиссиясенә билгеләнде. Аннан тыш җирле коммунистлар рәисе Хафиз Миргалимов Думага Виктор Пешковны, үзен, Дәүләт шурасы депутатлары Артем Прокофьев, Александр Комиссаровны һәм Әлмәттән партия вәкиле Александр Агафоновны атаган иде. Алар бер мандатлы бүлгеләрдә дә үзләрен күрсәтергә җыена.

Элегрәк Гадел Русия фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева һәм аның тарафдарларының да сайлауларда һичшиксез катнашу һәм бер мандатлы бүлгедә көрәшкә әзер булуын белдергән иде.

ПАРНАС, Прогресс, Яблоко фиркаләре да үзләренең кешеләрен чыгарырга җыенуын белдергән иде, әмма һәрберсе арыем-аерым түгел, үзара килештереп.

Шулай итеп, һәрбер мандат өчен каты көрәш башланырга мөмкин. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе интернет сәхифәсендә язылганча, сайлауларда 100дән артык фирканең намзәтләрен күрсәтергә хокукы бар.

Демократия, плюрализмның чәчәк атуымы?

Сәясәт белгече, "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов сайлау кампаниясенә карап "Татарстанда демократия чәчәк ата, чын сәяси көндәшлек барлыкка килде" дип иллюзиягә бирелмәскә чакыра. Әмма, 2016 ел сайлаулары кризис чорына туры килгәнгә күрә, хакимиятләр тарафыннан бераз булса да ирек, төрле фикер белдерү мөмкинлеге биреләчәк дип саный ул.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

“Минемчә, һаман да шул ук фиркаләр катнашачак, бәлкем тагын “Яблоко” вәкилләре дә теркәлә алыр. Бездә каннунар шундый итеп корылган, теләсә нинди фиркане сайлаудан читләштерергә мөмкин. Шуңа күрә фиркаләрнең күп булуы мөһим түгел. Икенче яктан, халыкта сайлауга ышаныч бөтенләй бетте. Кешеләр сәяси көрәшкә битараф, халыкта сайлау күптән инде фикция булып санала" ди ул.

Шул ук вакытта Рәшит Әхмәтов фикеренчә, икътисади кризис үз йогынтысын ясарга мөмкин.

“Хәзер, минемчә, хакимиятләр протест чараларыннан куркып, азрак пар чыгарырга мөмкинлек берергә тели. Бердәм Русия бөтен урынны алырга җыена икән, бу элекке кампанияләрнең тәэсире, әмма хәзер бит вазгыять үзгәрде. Алар әлбәттә тагын 85% тавыш җыеп бирә ала, әмма бу халкының урамнарга чыгып, протест белдерүенә китермәсме? Минемчә, хәзер Татарстан хакимиятләре белән килештерелгән “бәйсез” намзәтләргә ихтыяҗ булачак һәм аларның исемлеге хәзерге вакытта төзелә дип уйлыйм.

Думага кемнең үтүен авыл халкы хәл итә

Рәшит Әхмәтов хәтта авылларда да Бердәм Русия элекке кебек 90% тавыш җыя алмачак дип фаразлый. Ә Казанда коммунистлар 25%, ЛДПР 10%, Яблоко 15% җыяр дип уйлый ул. Шулай итеп, сәясәт белгече хакимият фиркасе күпчелекне ала алмас дигән фикердә тора.

Чаллыда тавыш бирү, 2014 ел
Чаллыда тавыш бирү, 2014 ел

Дума сайлауда авыл халкының ничек тавыш бирүе бик мөһим. Чөнки федераль канунарга кергән үзгәрешләрдән соң һәм Русия сайлау комиссиясе рәисе Чуров тырышлыгы белән кертелгән сайлау бүлгеләре киселеше бик үзенчәлекле итеп оештырыла. Ул "ромашка" дигән принципка нигезләнә. Анда зур шәһәрләргә районнар кушыла һәм авыл, район сайлаучылары кайбер бүлгеләрдә күпчелекне тәшкил итә.

Гомумән, бу елгы сәяси кампаниягә бәя биргәндә Рәшит Әхмәтов аны Владимир Путинны президент итеп сайлауга эзерлек итеп кабул итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG