Accessibility links

Кайнар хәбәр

Савченкога ирек таләбе белән ялгыз пикетлар Казанда да үтте


Русия президентының Татарстанда кабул итү бүлеге янында Радик Хәмидуллин
Русия президентының Татарстанда кабул итү бүлеге янында Радик Хәмидуллин

Активистлар Украина очучысы Надежда Савченконы иреккә чыгару таләбе белән Казанда Русия президентының кабул итү бүлеге ишеге төбендә һәм Бауман урамында ялгыз пикетлар үткәрде.

Украина очучысы Надежда Савченконың үз иленә кайтару таләбе белән су да эчмичә ачлык тотуына 4 тәүлектән артык вакыт үтте. Савченко Русиядә нахакка сак астында тотуга, ялган гаепләр табып мәхкәмәгә җәлеп ителүгә протест белдерә, иленә кайтаруны таләп итә.

7 март көнне Казанда активистлар башта Русия президентының Татарстандагы кабул итү бүлеге янында, аннан соң Бауман урамында ялгыз пикетлар үткәрде. Кабул итү бүлеге янында барлыгы дүрт кеше бер-бер артлы "Надежда Савченконың сусыз ачлык тотуына 90 сәгатьтән артты. Савченкога Ирек!" шигаре күтәреп торды.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, пикетчылар протест чарасын башлауга ук полиция дә килеп баскан. Документларын тикшергәннәр, барсы да тәртиптә булгач, ул-бу әйтмәгәннәр. Пикет тәмамланганга кадәр яннарында торганнар.

Ясәвиевтән соң шул ук урында бер-бер артлы Радик Хәмидуллин, Маргарита Якубович һәм Азат Габделвәлиев тә тора. "Бу активистлар бернинди сәяси фирка вәкилләре дә түгел, кайберләре белән "Гадел сайлаулар өчен" хәрәкәте чараларында очрашканыбыз бар. Ә Хәмидуллин белән бүген генә таныштык, ул – хөр фикерле кеше", ди Ясәвиев.

Пикетчылар янынан узып киткән казаннар арасында бу чарага теләктәшлек белдерүчеләр дә булган. "Ир белән хатын-кыз безгә теләктәшлек белдереп баш бармакларын күрсәтте. Пикетны узып барган күп кенә машина йөртүчеләр дә күрде", ди Ясәвиев.

Светлана Крылова Бауман урамында
Светлана Крылова Бауман урамында

Көннең икенче яртысында Казан үзәгендәге Бауман урамында да Савченкога теләктәшлек чарасы башланды. Башта Светлана Крылова, аннан соң Вера Курицына пикетка чыкты.

Пикетчылар янына килеп аларга теләктәшлек белдерүчеләр дә, бу чараны оештырганга рәхмәт әйтүчеләр дә, бәхәсләшүчеләр дә, агрессив рәвештә фикер белдереп китеп баручылар да булган. "Бәхәсләшүчеләр без китергән дәлилләрне тыңлады", ди Ясәвиев.

Фейсбукта әлеге чараның булачагы турында язгач, галимгә ташланучылар да, шулай ук бу гамәлен чын күңелдән хуплаучылар да булды.

"Ничек инде хәрби җинаятьчене хөкем иткән мәхкәмәгә каршы агитация үткәреп була?", "савченконы (кечкенә хәрефләр белән яздым) яклаучы хөрмәтлеләр, әллә сезнең башка эшегез юкмы? Бер гаепсезгә меңнәрчә кешенең үлеме аның намусында...", "Мин гаепле булганга Савченко өстеннән мәхкәмә бара дип исәплим" һәм тагын берничә язма авторлары, Ясәвиев сүзләренчә, Кремль күрсәтмәсе белән Русиянең дәүләт каналлары алып барган пропаганда корбаннары булган кешеләр.

"Русия телеканаллары тудырган дөньяга ышанучылар алар. Мәгълүматны бер яклы гына кабул итәләр, тәрегә кадаклап үтерелгән малай турында хәбәргә ышанучылар бу. Федераль каналларны гына караучылар Надежда Савченко журналистларны үтерүдә гаепле дип уйлый. Болай агрессив рәвештә фикер белдерүчеләр хисләргә бирелгән. Ә Савченконо яклыларның тынычлык сөючеләр икәне күренеп тора һәм алар рациональ аргументлар китерә", ди Ясәвиев.

"Искәндәр Ясәвиев, котлыйм сезне!... Сезнең кебекләр ярдәме белән күпләрнең миләре чистарыр дип уйлыйм", "Мин безнең хакимиятләрне беркем дә туктата алмас дип куркам, тәүлек әйләнесе эшләп гаиләләрен туйдыра алмаганнар критик күләмгә җиткәндә генә халык массаларына да барып җитәр дип уйлыйм", "Искәндәр, кулыгызны кысам!" һәм башкалар – Савченконы иреккә чыгару таләбе чарасына Фейсбукта теләктәшлек фикерләре шундый.

Бу көннәрдә Надежда Савченко Новочеркасскидагы 3нче тикшерү изоляторына ябылган. Ул дүрт тәүлектән артык ашамый, эчми ачлык тота.

Савченко 3 мартта Донецкидагы мәхкәмә утырышы бетүгә үк ризыксыз һәм сусыз ачлык игълан итте. Бу мәхкәмә вакытында хөкемдар Леонид Степаненко Савченкога соңгы сүзне әйтергә мөмкинлек бирмәде, тыңлауларның 9 мартка күчерелгәнлеген белдерде. Ачлык игълан иткән Савченко кичекмичә Украинага кайтаруларын таләп итә.

Савченко 2014 елның июнендә Луһански өлкәсендә кулга алынган вакытта андагы украин хәрбиләрен коткару эшендә катнашкан була. 19 июньдә интернетка аның кулларын тимер чыбык белән богаулап сорау алу видеосы чыкты. Берничә атнадан инде Савченконы ике Русия журналистын үтерүдә һәм Русия чиген канунсыз узуда гаепләделәр. Очучы үзенең Украина җирендә урланып, көч белән Русиягә китерелүен белдерә.

Савченконың, Украина Югары радасы депутаты һәм Европа Шурасының Парламент Ассамблеясы делегаты буларак, тикшерү барышында иректә булу хокукына карамастан, Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе аны сак астында калдыру карарлары чыгара килә.

6 мартта Европа һәм Русия шәһәрләрендә дә, бар Украина буйлап та Надежда Савченкога теләктәшлек чаралары узды.

Дөньяда меңнәрчә кеше #FreeSavchenko! чараларына кушылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

XS
SM
MD
LG