Accessibility links

Кайнар хәбәр

Савченко янында Украина консуллыгы вәкилләре булып китте


Надежда Савченко тотылган Новочеркасски изоляторы
Надежда Савченко тотылган Новочеркасски изоляторы

Новочеркасски шәһәре изоляторында ачлык тоткан Надежда Савченко янында Украина консуллыгы вәкилләре булып китте.

Новочеркасски шәһәре изоляторында Надежда Савченко белән очрашкан Украина консулы Виталий Москаленко сүзләренә караганда, Савченконың дүртенче көн сусыз ачлык тоту билгеләре йөзенә чыккан.

"Хәле кәнәгатьләнерлек, әмма су эчми торган кешенең хәле нинди була ала? Әлбәттә, йөрәге кага, тиресе корыган, күзләре ялтырый, аягы шешкән, кан басымы түбән. Хәле начарая", дип сөйләде рус редакциясенә Москаленко.

Консуллык вәкилләре аны ачлыкны туктатырга сораган, Савченко "ахырына кадәр торачын" белдергән.

Якшәмбе көнне Савченко янында Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилованың вәкиле булып китте. Савченкога мәҗбүри су эчертелми, дип хәбәр ителә. Савченко үз янына Русия табибларын китерми. Украина тышкы эшләр министрлыгы изоляторга Украина табибларын кертергә рөхсәт сорады, әлегә җавап булмады.

Савченко 9 март мәхкәмә утырышында соңгы сүзен әйтергә җыена. Әмма аның адвокаты биш көн ризыксыз һәм сусыз торганга Савченко мәхкәмәдә катнаша алмаска мөмкин, дип белдерә. Адвокат сүзләренчә, Савченконың соңгы сүзеннән башка мәхкәмә утырышы төгәлләнә алмый.

Украина хәрбие 2014 елның җәендә Луһански өлкәсендә тоткарланды. Аны ике русияле журналистның һәлак булуында һәм чик бозуда гаеплиләр. Очучы бу гаепләүләрне кире кага. Савченко һәм аның адвокаты журналистлар белән булган хәлгә кадәр үк аның сепаратистлар тарафыннан тоткарлануын, аннан соң Русиягә алып китүләрен белдерде.

Ял көннәрендә Европаның төрле шәһәрләрендә Савченконы азат итәргә чакырган урам җыеннары узды. Интернетта аны иреккә чыгаруны таләп итүкампаниясе җәелә. Украина президенты халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә басымны арттырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG