Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Прогресс фиркасе вәкиленә йомыркалар атканнар


Прогресс фиркасе вәкиле, Коррупциягә каршы көрәш фонды тикшерүчесе Георгий Албуров узган ял көннәрендә Уфага килгән иде.

Уфада Прогресс фиркасенең үзәк шурасы вәкиле, Коррупциягә каршы көрәш фонды тикшерүчесе Георгий Албуровка йомыркалар атканнар.

Алексей Навальный җитәкләгән фонд вәкиле Албуровка халык белән очрашудан соң һөҗүм иткәннәр. Анда шулай ук "Милли азат итү хәрәкәте" (НОД) активистлары да килгән. ProUfu язуынча, алар оппозиция вәкилен һәрвакыт бүлдергән һәм АКШтан акча алуында, илне таркатуда гаепләгән.

Очрашудан соң "Ватан сатлыкҗаннарына хурлык", "Көнбатышка олагыгыз" дигән сүзләр кычкырып, аңа йомыркалар атканнар.

Болар барысы да очрашуда төшерелгән видеода бар.

XS
SM
MD
LG