Яңа ел алдыннан оештырылган беренче тамаша кебек, бүгенгесе дә Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетен, Благовещен чиркәвен күрсәтүдән башланды.
3D форматта манара диварларына махсус утлар белән чагылдырылган сурәтләрдә мөселман һәм христиан диненең изге китаплары да күренеп алды.
Атлы гаскәриләрнең сурәтләре исә, башта төссез аннан төслегә әйләнеп тарихка да ым какты. Аннан лалә чәчәкләре талгын музыка астында тамашачыны бүгенге заманга алып кайтты.
Тамаша күрсәтелгән вакытта башта урыс музыкалары гына яңгыраса, алга таба "Турецкий хоры" башкаруында "Ай былбылым" җыры тамашачыны селкетеп җибәрде. Күпләр урында гына булса да биеп тә алды.
"Яз килде" исемле әлеге акцияне, Казан мэриясе һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы ярдәме белән "Аэрофлот" һава юллары ширкәте оештырды.
Тамаша һәр көн 19.30-22.00 сәгатьләрдә 13 мартка кадәр тәкъдим ителәчәк.